

Аны район үзәк китапханәсе, “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының һәм Башкортстан татарлары конгрессының Борай районындагы бүлекчәләре берлектә оештырды.
Очрашуны шагыйрә, журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафига Усманова аеруча җылы итеп алып барды, Физәлия ханымның иҗатына югары бәя бирде.
Чарада әдибәнең шигырьләре укылды, хикәяләре турында сөйләнде, билгеле җырчылар башкаруында шигырьләренә язылган җырлар тыңланды, иҗатын сөючеләр, укытучылары, авылдашлары тарафыннан җылы сүзләр әйтеп үтелде.
Тулырак гәзитнең алдагы саннарында.