Сигезенче июньдә республикада үзенчәлекле бәйрәм – “Урал батыр” эпосы көне билгеләп үтелә. 2025нче елдан башлап рәсми рәвештә гамәлгә куелган әлеге истәлекле дата халкыбызның рухи хәзинәсенә, борынгы мирасын саклауга һәм киләчәк буыннарга тапшыруга юнәлдерелгән. Шул уңайдан район китапханәсендә “Урал Батыр: эпос дөньясына сәяхәт” дип аталган кичә узды.
Чарага китапханә хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәдәният хезмәткәрләре һәм эпос белән кызыксынучы яшьләр җыелды. Очрашуның төп максаты – башкорт халкының бөек рухи ядкәре булган “Урал батыр” эпосының әһәмиятен тагын бер кат искә төшерү, аның тарихы һәм тәрбияви көче белән таныштыру иде.
Билгеле булганча, “Урал батыр” эпосы беренче тапкыр 1910нчы елда мәгърифәтче, фольклорчы Мөхәммәтша Буранголов тарафыннан язып алына. Монда кешелекнең мәңгелек кыйммәтләре – изгелек һәм гаделлек, тугрылык һәм батырлык, туган җиргә мәхәббәт һәм кешеләр бәхете өчен үз-үзеңне аямыйча хезмәт итү кебек сыйфатлар чагыла. Шуңа күрә дә ул гасырлар узса да үзенең әһәмиятен югалтмый, киресенчә, бүгенге көндә дә яшь буын өчен рухи тәрбия чыганагы булып хезмәт итә.
Кичә барышында республика күләмендә үткән төбәкара бәйге призерлары – Борай авылының беренче санлы мәктәбе укучылары, икенче санлы “Йәйгор” балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Тимур Хәкимов, 28нче “Урал Батыр” эпосын яттан сөйләүчеләр төбәкара конкурсның абсолют җиңүчесе Эльза Әхмәтханова һәм республика күләмендә үткән бәйгедә “Яхшы нәтиҗәләр өчен” номинациясендә җиңү яулаган Чалкак авылы мәктәбе укучысы Гөлназ Мөнирова чыгыш ясадылар. Алар эпосның барлыкка килү тарихы, аның эчтәлеге, фәлсәфи мәгънәсе һәм башкорт халкы мәдәниятендәге урыны турында сөйләделәр. Катнашучылар “Урал батыр”ның әдәби әсәр генә түгел, ә милләтнең рухын саклаучы мирас булуын ассызыклады.
Чараны алып баручы китапханәче Диларә Нурова балалар өчен эпоска багышланган кызыклы викторина үткәрде. Алар сорауларга актив җавап биреп, үзләренең белемнәрен сынадылар һәм “Урал батыр” турында яңа мәгълүматлар алдылар.
Очрашу ахырында Мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәлеге начальнигы, Борай районы башкортлар Корылтае башкарма комитеты рәисе Илгиз Харисов чыгыш ясады. Ул “Урал батыр” эпосы көнен булдыруның әһәмиятенә тукталып, милләтнең рухи мирасы сакланганда гына аның киләчәге нык булуын билгеләп үтте. Шулай ук чараны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашучыларга рәхмәтләрен белдерде. Республикада үткән “Урал батыр” эпосына багышланган конкурсларның җиңүчеләренә һәм призерларына бүләкләр тапшырды.
“Урал батыр” эпосы көне уңаеннан үткәрелгән бу чара халкыбызның рухи тамырларына тагын бер кат мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирде. Борынгы эпоста яңгыраган батырлык, гаделлек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиргә тугрылык кебек кыйммәтләр бүген дә үз әһәмиятен югалтмый. Әлеге мирасны саклау һәм яшь буынга җиткерү – һәркайсыбызның уртак бурычы.