Әдәби бит
20 Февраля 2024, 11:46

“Туган җирем – туар җырым”

Бүген, 20 февраль көнне, район үзәк китапханәсендә шагыйрә Рафига Усманованың узган Кече Ватанга игелекләр кылу елына махсус нәшер ителгән “Туган җирем – туар җырым” дип исемләнгән чираттагы өр-яңа җыентыгы дөнья күрүгә багышланган әдәби кунакханә үтте.

Уфадан шагыйрәнең байтак шигырьләренә көйләр иҗат иткән композитор Роза Якупова һәм калфак ясау остасы Зилинә Садртдинова катнашты.

Очрашуга район китапханәчеләре белән районның әдәбият сөючеләре җыелган иде.

Чарада авторның каләмдәше Лилия Гайфуллина, журналистика буенча коллегасы Фәнзәлия Бәдертдинова, “Алга” гәзитенең баш редакторы Венера Арсланова, район үзәк китапханәсе директоры Рәвил Әхмәтов, гаилә дусты Фәридә Әхмәрова, шулай ук Гәүһәрия Зарипова, Роза Габделхакова һ.б. сүз алып, Рафига Карам кызының үзе, иҗаты, шәхесе турында сөйләделәр, аның ватанпарвәрлек ягыннан үрнәк булуына тукталдылар, авторга тагын да иҗат уңышлары теләделәр. Әдәби кунакханәдә катнашучылар Рафига Усманованың бу китабын һич икеләнүсез туган җиргә мәдхия китабы дип әйтергә тулы нигез бар икәнен билгеләделәр.

Туган җиргә соклануын шагыйрә еш кына җырлары аша да чагылдырган. Шул җырларны кунаклар Роза Якупова башкаруында тыңлап үттеләр.

Матур, җылы сүзләргә, истә калырлык мизгелләргә бай булган чара кунакларның да, катнашучыларның да хәтерендә озак сакланыр. Шагыйрәнең иҗаты белән кызыксынучылар, китапларын укучылар артып торсын.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас