+9 °С
Яңгыр
Наилә Исламнурова Яңавыл шәһәреннән килеп Борай, Балтач, Тәтешле районнарында яшәүче әби-бабайларга ярдәм итә. Биредә яшәүче ак яулыклы әбиләр, чал чәчле бабайлар көтеп алалар аны. Өлкәннәрнең соры көннәрен күреп, аларның күңелен ничек тә җылыту, көннәрен яктыртуны максат итеп куя ул. Кем әйткәндәй, барсына да ярый белүдән түгел, эшен намуслы, җиренә җиткереп эшли белүдән береккән ул бу урынга.