Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 гыйнвар 2023, 15:12

Йөрәгегез типсен бергә

Алтын туй – озак еллар бергә яшәгән парның бәрәкәтле хезмәт белән яуланган уртак җимеше ул. Ярты гасыр буена бер-берсен сөеп, хөрмәт итеп, яшьлектә биргән вәгъдәләренә тугры калган райондашларыбыз Фелүзә һәм Мулланур Исламовлар – әнә шундый матур парларның берсе.

Йөрәгегез типсен бергә
Йөрәгегез типсен бергә

Кешене ризык йөртә, диләр. Чынлап та, Калмык егете һәм Нарыш авылы чибәре очрашып кавышуы күкләр теләге булгандыр. Югыйсә, илле ел гомерне икесенә бер итеп бүлешә алырлар идеме? Уртак язмыш юлына басканчы яшьләр үткән юлга күз төшерик.
Мулланур абый 1943 елның буранлы март аенда ишле гаиләдә дөньяга аваз сала. Ул туганнары арасында җор теле, шаянлыгы белән аерылып тора. Аның тормыш баскычлары да, беренче карашка, барысы да гади авыл малаеныкы кебек үк: ялан тәпиле балачагы, шау-гөр килеп торган күңелле мәктәп еллары... 16 яше дә тулмаган егет сабанчы булып эшли башлый. Аннан трактористка укып чыгып, туган авылында тракторда эшли. Машиналар белән идарә итү хокуклары алгач, йөк машинасы руле артына утыра. Нинди генә техникада эшләми ул. Урман пунктында егерме елга якын эшләп, лаеклы ялга чыга.
Куе урманнар, печәнле болыннарга бай Нарыш авылы сылуы Фелүзә дә ишле гаиләдән. Мансур абзыйның икенче баласы булган кызга табигать чибәрлекне мулдан биргән. Бу сыйфатлары күпме егетне йокысыз калдыргандыр, әмма ул гомерлек пары булачак Мулланурны көтә...
Язмыш аларны 1969 елда очраштыра. Урта мәктәпне тәмамлаган Фелүзә бу вакытта Нарыш авылы мәктәбендә укытып йөри. Ә Мулланур колхозда эшчеләр арасында була. Көннәрдән бер көнне ике яшь йөрәктә мәхәббәт чаткылары кабына. Моннан да матур пар булуы мөмкинме?
Үзара аңлашып, уртак хисләрен сынаганнан соң, Мулланур Фелүзәгә өйләнер нияте белән кызыкайның әти-әнисеннән рөхсәт сорарга бара. Тик Мансур карт үзенең кызын бирергә ашыкмый.
1972 елның 22 июне көне илле ел бергә гомер итүнең иң истәлекле, иң дулкынландыргыч көне булып хәтерләрендә калачак.
Гаиләгә шатлык өстәп, көтеп алынган бер-бер артлы өч сабыйлары туа.
Эш, балалар тәрбияләү, көндәлек мәшәкатьләрне башкарып, арып-талып эштән кайтуны теләсә кем булдыра алмый. Ә алар барысына да өлгерә, барысын да булдыра. Бу сыйфатлары, уңганлыклары сокландыра, тиң яр булуларына инандыра.
Исламовларда капка алдыннан ук башланган тәртип, ихатага үтү белән тагы да чагурак күренә төсле. Һәр нәрсәдә хуҗалар кулы сизелә. Тәрәзә төбендә, елның нинди фасылы булуына карамастан, һәрвакыт чәчәктә утырган гөлләргә күзең төшкәч, хуҗабикәнең үсемлекләр белән дә аралаша белүен аңлыйсың. Яз-җәен бакчаларында агач-куактагы чәчәк-җимешләр, чәчәк түтәлләрендә берсеннән-берсе чагу гөлләр күзне иркәли. Боларның ялгыз кеше эше түгеллеге, барысын да уртак хезмәт нәтиҗәсендә ирешелүенә ышандым.
Исламовлар бик кунакчыл кешеләр. Аларның йортыннан кеше өзелми. Мулланур абый белән Фелүзә апа һәркемне ачык йөз белән каршы ала, чәй янына дәшә.
Парлы тормышның иң зур казанышы һәм иң мөһим байлыгы – аларның балалары. Алар өч балага гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына чыгарганнар.
– Үзебез зур гаиләләрдә тәрбияләнгәч, балаларны да теләп таптык. Чөнки туганнарың булу – зур бәхет ул. Аллаһка шөкер, һәркайсы үзенә ошаган өлкәдә урын тапты. Бүген без биш оныкка, 1 оныкчыкка картәти һәм картәни, шуңа сөенечебез чиксез, – ди Фелүзә апа.
Үзләре дә гомер буена хезмәттән аерылмаган Исламовлар балаларында да эшсөярлек сыйфаты тәрбияли алганнар. Мөгаен, шуңа да алар барысы да эшче һөнәрләрне сайлаган. Илдар уллары инженер, Илгизләре – слесарь, Ильмира кызлары укытучы булып эшлиләр. Аларның татулыгына, бердәмлегенә күпләр соклана. Барлык зур эшләрне – бәрәңге утырту, алу һәм башка күмәк көч таләп иткән эшләрне барысы бергә оешып башкаралар. Өлкән Исламовлар үзләре дә көчләреннән килгәнчә кош-корт тота, ындыр-бакчада мул уңыш үстерә.
Ярты гасыр вакыт үтеп, күпме авырлыклар һәм сынаулар аша узып та, күңел халәтегез үзгәрмәгән сезнең. Йөрәгегез озак еллар шулай вакытны сизми типсен!

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: