Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 гыйнвар , 15:02

Киез итекләр кемнәрнең аягын җылыта?

Соңгы елларда киез итек басу онытыла язып калды. Авыл халкы шәһәрнекенә иярепме, мода артыннан куыпмы, күн итеккә күчте. Тик озак чыдый алмады. Бүген авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә киез итекне өстен күрүчеләр күп.

Киез итекләр кемнәрнең аягын җылыта?
Киез итекләр кемнәрнең аягын җылыта?

 Тик менә аны җитештерүчеләр генә азайды, фабрикалар ябылып бетте, осталар юкка чыкты. Элегрәк авылларга күченеп йөрүче киез итек басучылар килә торган иде, соңгы 10-15 елда алар бөтенләй күренми диярлек. Сәбәбе нәрсәдәдер: кулы яткан кеше юктырмы, бу авыр хезмәт белән акча табарга теләүчеләр табылмыймы, әллә инде мондый “бизнес”ның файдасы шул чамамы?
Тугай авылына эш белән барып кергәч, урамда авыл агайларын очраттык. Аларның аягында – киез итек. Дөрес, бу яшьтә үзләренең итек басу эшенә көче җитми инде. Шулай да авылдашларыныкын бик яратып кияләр икән. «Итекне остасына карап сайлыйбыз», – диде алар. Чөнки итек басу эшенең серен беләләр. Илфат Мәүлиевнең итеге катмый да, таралмый да дигәч, нәкъ менә аларның ишеген шакыдык. «Моңарчы берәүнең дә кире китергәне булмады», – диде итекче, елмаеп. Мәрхүм әтисе Нәҗминең: «Улым, гадел бул, кеше зарланырлык булмасын, әйбәт эшлә», – дигән сүзләрен һәрвакыт истә тота ул. Яхшы итеп басылган итек, көн саен киеп йөрсәң дә, 3-4 елга җитә, ди.
«Бәргәлибез, суккалыйбыз, әйләндерәбез». Илфат әйтүенчә, итек эшенең тәртибе әнә шуннан гыйбарәт. Башта аны тигез итеп түшәргә кирәк. Аннан камыр баскан кебек гел әвәләп торасы.
– Итек башта бик зур була. Эченә агач тыгып, кунычларын эчкә бөкләп, бетон болгата торган җайланмада 30–40 минут әйләндерәм. Бераз керешеп китә. Калганын кул белән «каталка»да эшләп бетерәм, – ди Илфат Мәүлиев.
Бер итекне ике сәгать эчендә әзерләргә була. Илфат исә, кәефенә карап, көнгә өч-дүртне баскан вакыты да була. Кичтән түшәп калдыра. Бу эштә аңа улы Рифат та булыша.
Менә бу урында яхшы итек турында сорарга җай чыкты. Катырагы әйбәтрәк икән. Йомшагы исә басылып бетмәгән була, бер атнадан җәелеп китәчәк. Киез итек калын табанлы, кунычка таба юкарып барырга тиеш. Табаны белән кунычы тигез булса, матур килеп чыкмый. Белгеч безгә әнә шулай дип аңлатты. Кислота кушмыйча да булмый, югыйсә буяганда буяу утырмаячак. Әзер итекне машина мае белән ялтыратып ала икән. Монысы инде җыйнак, матур итеп күренсен өчен. Җылылыкка килгәндә, буямаганы җылырак, ди.
Бер кашык дегет бер мичкә балны боза, диләр. Итекченең хезмәтен ялгышып кереп калган бер тигәнәк тә харап итәргә мөмкин. Шуңа күрә Мәүлиевлар теткән йон сатып алырга тырыша.
Хәзер сарык асраучы хуҗалыклардан йонны бик очсызга җыялар, акчасы бер кайчы алырга да җитмәгәч, ягабыз гына, диләр. Әгәр йон әйбәт булса, итек басучылар да акчасын кызганмас иде.
– Үз авылыбыздан гына түгел, тирә-яктагы хуҗалыкларына да барып җыйган бар. Тигәнәкле йонны кул белән язып утырырга кирәк. Әгәр чиста булмаса, итекне буягач, тигәнәкнең чәнечкесе күренеп кала. Балалар итегенә – 100-200 грамм, хатын-кызныкына 1 кило йон кирәк, – ди Илфат.
Итеккә соңгы өч елда ихтыяҗ арткан. Ә аңа кадәр бераз кимеп торган. Итекче моның сәбәбен әйтә алмады. Элекке вакытта әтисе исән чакта Мәүлиевларга чират җыелган вакытлар да була. Пермь крае, Свердлау өлкәсе, Башкортстан алыпсатарлары күмәртәләп алып китә торган булган. Хәзерге вакытта читтән килүчеләр күренми. Әмма итекләре киштәдә тузан җыеп та ятмый. Күрше авыллар чит төбәкләргә алып барып саталар икән. Бәягә килгәндә, бер пары – 1000-1500 сум.
Тырышсаң, табышы да бар. Өй җитештергәндә дә файдасы тигән, тормышны алып бару өчен ярап куя. Илфат өчен сезонлы эш бу. Итек цехына сентябрьдә керсә, аннан мартта гына чыга. Абзар тулы мал-туар. Сыер, бозау, сарыклар асрыйлар. Аларны да карарга кирәк. Җәй көне бакчада бәрәңге, суган, кишер үстерәләр, малларга печән әзерлиләр.
Армиядән кайткач, өйрәнгән һөнәрен әле дә онытмый гаилә башлыгы. Үзе исә белгәнен улларына өйрәтәме икән?
– Улыбыз Рифат кечкенә вакытта ук янымда бөтерелеп үсте. Итек басып караганы юк. Өйрәтеп калдырсаң, әйбәт тә инде. Дөньяның кая барганын белеп булмый бит. Кирәге чыгарга мөмкин, – ди Илфат Мәүлиев.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас в