Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 гыйнвар 2023, 15:34

Өендә дә, күңелендә дә – җәй

Кышның салкын көннәре башланды. Әле килеп ачы-буранлы җил иссә, күз ачып йомганчы ябалак-ябалак кары да явып китә. Күңелләрдә ниндидер салкынлык бар кебек. Нәкъ менә шушы чорда җәйнең кояшлы көннәрен юксынасың, басуларда, бакчаларда үскән чәчкәләрне сагынасың. Тик суыкларга карамастан, аллы-гөлле чәчкәләрне өйдә үстерүчеләр дә бик күп. Чыннан да, Кузбай авылында яшәүче Зөлһиҗә әби Нуртдинова өенә барып кергәч тә, “мин оҗмахтамы яки нинди чәчкә иленә килеп эләктем соң?” дип торырга була.

Өендә дә, күңелендә дә – җәй
Өендә дә, күңелендә дә – җәй

Нинди генә гөлләр юк аның өендә. Бөтен тәрәзә төбендә дә, өстәлләрдә, сервант-комодлар өстендә дә... Бар өслек тә хуш исле гөлләр белән тулган әкият патшалыгын хәтерләтә. Бегония чәчкәсенең төрләре, төсләре аерым игътибар таләп итә. Ак, зәңгәр, кызыл, сары һәм башка төсле гөлләр өй түрен балкытып утыралар. Аларның хуҗабикәсе Зөлһиҗә әби дә бит бик уңган, эшлекле әби.
Зөлһиҗә әби тумышы белән шушы авылныкы. Әтисе паромда эшләгәнгә, Танып елгасы буенда балык тотып, сугыштан соңгы елларны җиңелерәк үткәрә Зөлһиҗәнең гаиләсе. Бәләкәйдән үк печән җыеп, басу эшкәртеп, фермада тирес чыгарып, эшкә өйрәнеп үсә ул. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Борай авылы мәктәбендә укып чыга. Силасау авылының башлангыч мәктәбендә укытырга бара. Тик авылдаш егете Мәскуть белән очрашып, кире туган авылына кайтырга мәҗбүр була. Матур тормыш корып җибәрәләр яшьләр. Авыл советында хисапчы булып эшли Зөлһиҗә, аннары лаеклы ялга чыкканчы, дәүләт иминлеге агенты вазифасын башкара. Зөлһиҗә әбинең хезмәт стажы кырык елдан артык. Хезмәт ветераны дигән мактаулы исеме дә бар. Мактау грамоталары да бик күп аның.
Тормыш иптәше белән 46 ел бергә гомер кичерәләр. Шатлыкта да, кайгыда да һәрвакыт бергә булалар. Өч бала тәрбияләп үстереп, олы тормышка аяк бастыралар. Биш оныгы, биш оныкчыгы бар бу чәчкә күңелле әбинең.
Тик кайгы читләтеп үтми шул, бер-бер артлы бертуганнарын, аннары томыш иптәшен, ахыры килеп олы улын югалта Зөлһиҗә әби. Нинди генә авырлыклар кичерсә дә, бу ягымлы әбинең күңеле игелекле, йомшак булып кала. Бәлки гөлләр үстерү аның кайгыларын басадыр.
Әбиебез чәчәкләр белән күптән мавыгуын, лаеклы ялга чыккач бу яраткан хоббие белән ныклап шөгыльләнергә мөмкинлек булуын сөйли. Бу матурлык – боларның барысы да, әлбәттә, мәшәкатьле һәм чыгымлы булса да, хуҗабикәгә рәхәтлек китерә. Барлык гөлләр дә үзенчә яхшы, дип саный әкияттәй хуҗалыкның иясе. Гөлләрнең берсе яктылыкны яратса, икенчесе суга мохтаҗ. Зөлһиҗә әби үзенең «хуҗалыгын» ничек алып баруын, гөлләрне нинди витаминнар белән тукландырырга икәнен гәзит-журналлардан укып белә.
Гөлләр үстерү Зөлһиҗә әбинең бердәнбер хоббие түгел. Ул чигү чигәргә дә бик оста. Өендәге бер стенада үз куллары белән чиккән картиналар тезелеп тора. Алмаз мозайкасы белән дә мавыга әбекәй. Авыл ансамбле белән хорда җырлый, шигырьләрне сәнгатьле уку белән мавыга. Авыл мәдәният йортында куелган спектакльләрдә катнаша.
Зөлһиҗә әбинең ишегалдында кош-корты, бакчасында яшелчә-җимешләр байтак кына. Җәен яланга җиләккә йөрергә дә ярата ул. Бар ир-ат та бал кортлары тотмый, ә бу әбекәй берүзе корт умарталарын да карый.
Әйе, кыш. Әйе, суык. Тик күңелдә җәйге кәеф булса гына, кошлар җырлый һәм гөлләр чәчкә атадыр. Минемчә, Зөлһиҗә әбинең өендә дә, күңелендә дә гел кояшлы җәй мизгеле.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: