

Фәрит эшләгәндә иш янына куш булыр дип, икенче көнне үк эшкә чыктым. Башта авылда хат ташучы, аннары мәктәптә пешекче булып эшләдем. Оптимизация башлангач, мәктәп ябылды. Анда да каян эш табарга дип һич тә борчылмадым. Авылның мәдәният йортына эшкә урнаштым. Балалар үстерергә кирәк, эш сайлап торырга вакыт булмады. Кайда куштылар, шунда эшләдем, – дип хезмәт юлын барлады героем.
2006 елдан башлап авылда мәдәният оештыручысы булып эшли ул. Зенфира Туктагол кызы матур итеп җырлый һәм өздереп гармунда уйный. Авылда узган бөтен чара да аның тырыш хезмәт җимеше. Булсын, дип тырышып, тырмашып дөнья көткән көчле рухлы, тырыш ханымның тормыш юлы сикәлтәле һәм сынаулы була. Матур итеп гөрләтеп яшәп яткан мәлдә тормыш иптәше Фәрит мәңгелек йортка күчә. Бу авыр кайгыны ул үзенең балалары белән сабырлыкта кичерә. Шулай да бирешмичә алга карап яши. Инде балалары үзләре әти булса да, һәр әни кебек үк, алар өчен борчыла. Хәзерге вакытта бигрәк тә уртанчы улы борчу тудыра – узган елда Ринат үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән.
Улының карары белән Зенфира ханым ризалашкан. Чөнки Ринат бәләкәйдән үк тапкыр, бер сүзле булып үсә. Бу юлы да ул: “Әни, мин ил алдындагы гражданлык бурычымны үтәргә барам”, – дип махсус хәрби операциягә китәргә бөтен документларын хәзерләп бетергәч кенә әйткән.
Баласының махсус операциядә булуы турындагы уйга ул әлегә күнегә алмый. Җирдә тынычлык урнашканчы, әни кешенең йөрәге тыныч булмаячак. Улының телефоннан шалтыратып: “Әни, мин исән-сау”, – дигән сүзләре генә аның кәефен күтәрә. Ринат кече сержант дәрәҗәсендә махсус хәрби операция зонасында безнең ил мәнфәгатьләрен яклый. Ул бәләкәйдән физик яктан нык, гәүдәгәдә баһадир ир-егет булып үсә. Шуңа күрә дә аңа хәрби дуслары “Скала” позывное биргәннәр. Ринат Нефтекама машина төзү училищесын тәмамлый һәм армия сафына алына. Артабан инде бер ел солдат тормышы аның өчен бер көн сыман уза. Хәрби хезмәттән кайткач хезмәт юлын һөнәр буенча башлап җибәрә, Эльза Назиф кызы белән гаилә корып, бер кыз үстерәләр. Эльза да тормыш иптәшенең карарын кире кагырга тырышса да, булдыра алмый.
– Ринат: “Мин ир-егет, мин бармый кем бара”, – дип сүзен кыска тотты, – ди Эльза.
Яугиребезнең әнисе һәм тормыш ип-тәше Ходайга таянып, якын кешеләренең җиңү белән исән-имин кайтуын көтеп кала.