Борай беренче санлы урта мәктәбендә ике мөһим вакыйга булды: махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Эдуард Абликовның якты истәлеген мәңгеләштерү уңаеннан “Герой партасы” ачылды һәм җиденче сыйныф укучыларын “Юнармия” Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына керү тантанасы үтте.
Ватанпәрвәрлек рухында уздырылган чарада район хакимияте мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин, «Сугышчан туганлык» Борай бүлекчәсе идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәнил Закиров, «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының социаль координаторы Лариса Шәвәлиева, "Юнармия" урындагы бүлекчәсенең штаб начальнигы Гөлназ Шакирова, каһарман яугирнең әнисе, туганнары, якыннары, мәктәп директоры Азат Арсланов, укытучылар һәм укучылар катнашты.
Герой партасын ачу – ул Туган ил өчен гомерен биргәннәрнең хәтерен мәңгеләштерү, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга ихтирам уяту, рәхмәт белдерү, туганнарын һәм якыннарын игътибар һәм хәстәрлек белән уратып алу мөмкинлекләренең берсе.
Әйе, Туган ил үзенең батырларын онытмый. Эдуард Витальевичның да каһарманлыгы чиксез горурлык уята. Ул безнең заманның чын герое.
Эдуард 1987 елның икенче гынварендә Борай авылында туып-үскән. Яхшы егет, кайгыртучан ул була. Туган илен бик ярата, исән-имин кайтырга, гаилә корырга хыялланган. Ләкин аның хыяллары тормышка ашмый. 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциягә китә Эдуард. Снайпер булып хезмәт итә. Кызганычка каршы, 2023 елның 12 мартында хәрби антына тугры калып батырларча һәлак була. Аңа нибары 36 яшь кенә була. Яугир һәлак булганнан соң Батырлык һәм Шайморатов орденнары белән бүләкләнә.
-Эдуард Витальевич безгә туган илгә фидакарь хезмәт итү һәм каһарманлык өлгесе мирасларын калдырды. Без аңардан үрнәк алып, көчле рухлы, туган илебезгә тугрылыклы булырга һәм заман алдыбызга куйган сынауларны шундый ук тәвәкәллек белән хәл итәргә өйрәнергә тиешбез, – диде район хакимияте мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин.
Фәнил Бәйзәви улы үз чыгышында герой парталары ачуның мөһимлеген белдерде, яшь армиячеләрне спортны яратырга, яхшы укырга, илебезнең патриотлары булып үсәргә чакырды. Шулай ук яугирләрнең барысын да танып белү, аларны хөрмәтләү кирәклеген сызык өстенә алды.
– Бүген без Эдуард тәмамлаган мәктәптә аның якты истәлегенә “Герой партасы” ачабыз. Киләчәк буын каһарман егетебезне белеп, үзләре дә батыр булып үссен өчен булдырыла ул, – дип ассызыклады мәктәп директоры Азат Касыйм улы.
Каһарман якташыбызның әнисе Галина Ивановнаның улы турында сөйләгәннәре дә чарада катнашучыларның һәркайсының күңеленә үтеп керерлек булды. Ул улының кыю егет булуың сөйләде һәм укучыларны да улы кебек Ватанны яратырга чакырды.
Батыр якташларыбызның хәтерен мәңгеләштерү – Ватанны саклаучылар алдындагы изге бурычыбыз. Безнең иминлегебез, бәхетле киләчәгебез өчен гомерен аямаган каһарман яугир Эдуард Абликов турындагы якты истәлек авылдашлары, райондашлары күңелендә мәңге сакланыр.
Герой партасын ачу “Юнармия” сафларына керү тантанасы белән бергә үткәрүнең әһәмияте зур: яшь армиячеләр патриотлык, каһарманлыкның тере үрнәген күрәләр. “Юнармия” урындагы бүлекчәсенең штаб начальнигы Гөлназ Рәшит кызы яшь армиячеләр сафына басарга теләк белдерүчеләрнең тантаналы антларын кабул итте һәм аларга махсус таныклык тапшырды. Шул рәвешле, мәктәп буенча яшь армиячеләр сафларын җиденче сыйныф укучылары тулыландырды. Бер сүз белән әйткәндә, хәрби-патриотик хәрәкәт ышанычлы яшьләр белән тулыланды.
Борай беренче санлы мәктәбендә үткәрелгән бу тантаналы чаралар каһарман якташыбызның истәлеген мәңгеләштергән Герой партасы буыннар бәйләнешен күзгә күренмәс, әмма ныклы җеп белән бәйләр, чарада катнашкан яшь армиячеләр өчен каһарманлык, Ватан хакына фидакарьлек өлгесе булып калыр.