Чарада район Советы секретаре Илшат Камалов, Әҗәк авыл биләмәсе башлыгы Айрат Мөхәяров, «Сугышчан туганлык» Борай бүлекчәсе әгъзалары, яугирнең әти-әнисе, туганнары, якыннары, авыл халкы һ.б. катнашты.
Дәүләт гимннары яңгыраганнан соң, митингка җыелучылар алдында Илшат Фәйзи улы чыгыш ясады.
– Илебезне сакларга дип бердәм сафка баскан ир-егетләребезнең байтагы кызганычка каршы, хәрби бурычларын үтәгән чакта һәлак булып, ил тынычлыгы өчен иң кыйммәт бәяне түләде. «Хәтер бакчасы» акциясе батырларыбызның хәтерен мәңгеләштерүче ил күләмендәге күркәм чараларның берсе. Һәр яз саен әлеге бакча шау чәчәкккә күмелеп, якташыбызның төсе булып яшәсен. Аннары, улларын, ирләрен, бертуганнарын югалткан әти-әниләргә, хатын-кызларга, туганнарга сабырлык, рух ныклыгы телисе килә. Без һәрвакыт яныгызда булып, сезгә ярдәм итәргә тырышырбыз, – диде ул.
Арытаба «Сугышчан туганлык» оешмасы җитәкчесе Айдар Ситдыйков үзенең чыгышында яугирнең соңгы сулышына кадәр күрсәткән батырлыклары турында уртаклашып, Артурның әтисенә улының һәлак булганнан соң махсус хәрби операциядә катнашучы медален тапшырды.
Әҗәк авыл биләмәсе башлыгы Айрат Таһави улы Борай туфрагының Ватаныбызга бик күп батырлар бирүе һәм моның белән чиксез горурлануын белдереп һәм шул яугирләрне үстергән әти-әниләре алдында баш иеп, аларга рәхмәтен белдерде.
– Безнең өчен балаларыбызны югалту мәңгелек йөрәк ярасы ул. Искә төшергән саен күзләрне яшь калмап ала, хәсрәтебез бер дә кимеми. Авылдашларыбызның, биләмә һәм район җитәкчелегенең безне онытмаулары, ярдәм итәргә тырышулары өчен зур рәхмәт аларга һәм, әлбәттә, әлеге чараны оештыручыларга, шушы эшне башкарган һәммә кешегә, аеруча район хакимияте башлыгы Рушан Кадим улы Гәрәевка янә бер тапкыр рәхмәт әйтәсе килә. Батырларыбызның турындагы хәтер шул рәвешле мәңгелештерелеп, тарих булып буынннан буынга күчсен, – дип рәхмәт белдерделәр яугирнең әти-әнисе.
«Хәтер бакчасы»н геройның туганнары ачты. Анда алмагачлар, гортензия һәм куриль чәе утыртылды. Һәлак булган якташыбызны искә алып, җыелучылар чәчәкләр салдылар һәм бер минут тынлык игълан ителде.
Һәр вакыт үз геройларын тудыра һәм без аларны беркайчан да онытырга тиеш түгелбез. Бүгенге вакыйга бүгенге авыр вакытта ничек бердәм булырга тиешлегебезнең мисалы да булып тора.
Артур Мәхмүтҗан улы 1993 елның 3 маенда Мамады авылында туган. Шушы авылның төп мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң, Борай авылының 3нче мәктәбендә укуын дәвам итә, 2010 елда урта белем ала. Артур мәктәп тормышында кызыксынучан, намуслы һәм актив катнашучы була, спорт белән мавыга. Аннары Бөре медицина-фармацевтика көллиятенә «Фармация» белгечлегенә укырга керә. Уку вакытында Русия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына чакырыла һәм Владикавказда танкист-наводчик булып хезмәт итә. Бик яхшы хезмәте өчен аның әти-әнисе хәрби частьтан Рәхмәт хаты алганнар. Хезмәтеннән соң Артур Анапа индустриаль техникумында «Фармация» белгечлеге буенча укуын дәвам итә һәм аны 2020 елда тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген сакчы булып башлый, ә аннары белгечлеге буенча эшли. Якташыбыз күпбалалы гаиләдә үскән, ата-аналар балаларында Ватанга мәхәббәт, гореф-гадәтләргә һәм өлкәннәргә хөрмәт, шулай ук кыюлык һәм батырлык тәрбияләгән.
2022 елның 29 сентябрендә Артур Русия Армиясе сафларына махсус хәрби операциядә катнашу өчен өлешчә мобилизация буенча чакырыла. Ул ахырга кадәр хәрби антына тугры кала һәм 2024 елның июлендә Ватанны саклаганда батырларча һәлак була.