Барысы да Жиңү өчен
16 Сентября , 09:35

Кыю йөрәкле Розалина

Махсус хәрби операция зонасында булган безнең геройларның хатыннары – хатын-кыз көче үрнәге. Нәкъ менә аларның мәхәббәте һәм ярдәме безнең сугышчыларыбыз өчен терәк һәм ышаныч булып тора.

Кыю йөрәкле РозалинаКыю йөрәкле Розалина
Кыю йөрәкле Розалина

Шундый нык һәм көчле хатын-кызларның берсе – минем танышым Розалина Сафина. Менә инде елдан артык ул МХО зонасыннан ирен Альмирны көтә.
Сафиннар гаиләсенә – тугыз ел. Бер кыз белән бер ул: 2нче сыйныфта укучы кызлары Самира һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче уллары Амирны тәрбиялиләр алар.
– Альмирның гаиләсендә илсөярлек, Ватанга сөю нык тәрбияләнгән. Шуңа да ирем МХОга китүе турындагы теләген белдергәч, мин каршы тора алмадым. Миңа, яугир хатыны буларак, әлбәттә, моны кабул итү бик авыр булды, ләкин мин аны хупладым, чөнки нәкъ менә аның батырлыгы, кыюлыгы өчен мин аны кайчандыр яраттым да инде, – ди Розалина.
Бу сүзләрне әйтүе танышыма җиңелдән түгел, әммә сугышның никадәр аяусыз икәнен белсә дә, төшенкелеккә бирелми ул. Телефонының һәр шалтыратуыннан сискәнеп ки-түе дә Розалинаның һәр көне генә түгел, һәр минуты да ыгы-зыгылы икәнлеген аңларга була.
Альмир контрактка 2025 елның маенда кул куйган, әлеге вакытта взвод командирының урынбасары – элемтә взводы бүлеге командиры гвардия сержанты булып хезмәт итә. Быел II дәрәҗәдәге Батырлык өчен медале белән бүләкләнгән.
Розалинага ире янына Донецкка барырга мөмкинлек тугач, ул ике дә уйлап тормый: шунда ук әйберләрен җыя, билетлар сатып ала да сөйгәне белән очрашуга ашыга.
– Әйе, бу озын һәм авыр юл иде, ләкин бу мине һич тә уңайсызландырмады, чөнки мин сөйгәнемне күрермен дә кочаклармын дип хыялландым бит. Күптән көтелгән бу очрашуның һәр мизгелен хәтерлим: йөрәгем туктап калгандай булды, күзләремнән яшь бәреп чыкты. Без берничә көн бергә булдык һәм, кызганычка каршы, аерылышырга вакыт җитте. Бу безнең икебез өчен дә бик газаплы булды, – дип сөйли Розалина күз яшьләре белән. – Ләкин әтиләрен бик сагынган һәм көткән балаларыбызга карау тагы да авыррак. Мин аларга үз кичерешләремне һәм хисләремне күрсәтмәскә тырышам. Шушы авыр вакытта Альмирның әнисе, әтисе һәм апайлары безгә ярдәм итәләр, алар да аның исән-имин кайтуын көтәләр. Альмирга килгәндә, ул шундый ук изге күңелле, якты, ярдәмчел кеше, тик тагын да кыюракка, җитдирәккә әйләнгән. Сугышчан рухлы, тәвәккәл. Өйгә исән-имин һәм җиңү белән кайтырга планлаштыра. Ә минем планнарым – яшәргә, балаларны үстерергә, көтәргә, яратырга һәм ышанырга.
Чыннан да, Розалина Сафина кебек яугир хатыннары булганда, безнең якташларыбыз җиңү белән кайтыр дигән өметтә калабыз.

Фото гаилә архивыннан.

Автор:Нурия Надировна Бакирова
Читайте нас