Барысы да Жиңү өчен
7 Сентября , 14:02

Батырлык, тугрылык һәм Ватанга мәхәббәт турында гыйбрәтле дәрес

Бүген, 7 сентябрь көнне, Ваныш-Алпавыт авылы мәктәбендә җиденче һәм тугызынчы сыйныф укучылары өчен батырлык дәресе үтте.

Бу рухландыручы чара яшь буынны Ватанга мәхәббәт, батырлык һәм горурлык хисләре белән тәрбияләүгә юнәлдерелде.

Очрашуның кунаклары: «Сугышчан туганлык» оешмасы җитәкчесе Айдар Ситдыйков, идарәсе рәисе Илгиз Вәлинуров һәм махсус хәрби операция яугире – «Буря» позывнойлы якташыбыз.

Айдар Рәфил улы солдатларның хезмәте, сугышчан көнкүреше, Русия хәрбиләренең, аеруча безнең якташларыбызның, батырлыкларына басым ясап, чыгыш ясады. Айдар Ситдыйков билгеләп үткәнчә, Русия һәрвакыт үз геройлары белән дан тотты. Аларның, уйлап та тормыйча, Ватан һәм аның мәнфәгатьләрен яклауга басканнары турында искәртте.

Илгиз Галинур улы балаларны «Сугышчан туганлык» оешмасы эшчәнлеге белән таныштырып үтте.

«Буря» үз чиратында махсус хәрби операциядә хезмәт итүе, катлаулы бәрелешләр, төрле сынаулар аша үтәргә туры килүе һәм күкрәген бизәп торган медальләре турында сөйләде. Батыр якташыбыз сүзләренчә, хезмәт хәрби бурычларны үтәү белән генә түгел, ә югалтулар, авыр карарлар һәм ныклыкны тикшерү белән дә бәйле булган. Әмма нәкъ менә бердәмлек, үзара ярдәмләшү һәм иптәшләргә ышану куркыныч хәлләрдән чыгарга ярдәм иткән. Шулай ук бу көнне «Буря»ның күкрәген янә бер медаль бизәде – шушы үсеп килүче буын арасында патриотизм рухын күтәрүгә юнәлдерелгән чарада аңа II дәрәҗә «Кыюлык өчен» («За храбрость») медале тапшырылды.

Чара барышында укучылар кызыксындырган сорауларын бирде, килгән кунаклар аларга җентекле җавап кайтарды.

«Хәрби кеше физик яктан гына әзерлекле түгел, төпле белемле, авыр хәлләрдә тиз һәм дөрес карар кабул итәргә сәләтле, ә иң мөһиме – һәрвакыт Ватанын сакларга әзер булырга тиеш», – дип тәмамладылар кунаклар укучылар алдында чыгыш ясап.

Шулай ук алар махсус хәрби операциядә катнашучы барлык яугирләр өчен якыннары, туганнарының һәм, әлбәттә, якташлары ярдәме зур әһәмияткә ия булуын билгеләделәр.

Биредәге очрашу, һичшиксез, Ваныш-Алпавыт мәктәбенең укучылары өчен тирән мәгънәгә ия. Батырлык, тугрылык һәм Ватанга мәхәббәт турында гыйбрәтле дәрес булды. Балалар һәр чорда үз геройлары барлыгын белделәр – бу үз Ватанын батырларча яклаган, үз илләре тарихына зур өлеш керткән кешеләр.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас