

Батырлык, каһарманлык... Кешеләр бу сүзләргә һәрвакыт иң кыйммәтлесен салган. Изгелек, кешене ярату, Ватанны сөю һәр заманда да бәһаләп бетергесез сыйфатлар булган. Кешенең башкарган эшләре эзсез үтми. Бүген батырлык һәм ныклылык үрнәген махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләр күрсәтә. Безнең заман геройлары үз бурычларын үтәгәндә, гомер белән үлем арасындагы хәлләргә эләгә. Аларның күбесе үз гомерләрен куркыныч астына куеп, иптәшләрен, тыныч халыкны яклый, батырлык күрсәтә. «Азимут» позывнойлы райондашыбыз – шундыйлардан.
Азамат Галиев Тәтешле районының Шулган авылында туган, башлангыч белемне Силасау авылында ала. Аннары укуын Зур Бадрак мәктәбендә дәвам итә ул. Кулына аттестат алган егет Нефтекама шәһәрендәге машина төзелеше көллиятенә юллана. Кечкенәдән техниканы белеп үскән егет биредә зур тырышлык сала, һәр кушканны намус белән үти. Автомеханикка белем алып, хезмәт юлын Мәскәү шәһәрендә күпер төзүчесе булып башлый. Арытаба – армия. Ярты ел Ырынбур өлкәсендә хезмәт иткәч, Белгород өлкәсендә Русия чиген саклый. Армия сафларыннан кайткач районыбыздагы М-12 трассасын төзүдә катнаша.
2024 елның ноябрендә үз теләге белән РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи Азамат. Хезмәтнең беренче көннәреннән үк кайнар нокталарының берсендә тора, взвод командиры урынбасары булып хезмәт итә. Азамат үзенең сугышчан юлы, батырлыклары турында сөйләргә яратмый, ә эш-гамәлләре белән дәлилли. Лаеклы хезмәте һәм сугышчан батырлыгы өчен «Курск өлкәсен азат иткән өчен» һәм «Батырлык өчен» («За отвагу») медальләре белән бүләкләнә.
– Армиядә хезмәт иткәндә үк илебезнең мәнфәгатьләрен якларга контракт төзисе килгән иде. Ул вакытта бу тормышка ашмады. Туган ягыма кайтып, ярты ел эшләгәннән соң, әлеге уемны башкардым. Чын ир-ат үз илен, туганнарын якларга тиеш, – ди Азамат. – Үз гомеремдә иң аянычлы минутлар дип соңгы йотым су, бер телем икмәкне бүлешкән яудаш дусларымны югалту мәлләрен атар идем. Безне бер максат – дошманны тизрәк тар-мар итеп, җиңү яулау теләге берләштерә. Утлы ядрәләр астында хәрби туганлык хисе ныгый.
2025 елның маенда каты алышларның берсендә Азамат Галиев яралана: штурм вакытында кыйпылчыклар бавырына һәм үпкәсенә кадала. Аны тиз арада госпитальгә озаталар. Реабилитациядән соң кире яуга китә, хезмәтен дәвам итә яугир. Тик декабрь азагында янә яралана – минага баса. Озак дәваланып, берничә операция эшләткәч, хәзер солдатның хәле яхшырган инде, бераз аксаклый әле, әлбәттә.
Дәваланып йөргән чагы булса да, минем белән очрашырга вакыт тапты Азамат. Аның кыю карашыннан, кыска итеп, уратмый гына сөйләшү рәвешеннән, гомумән, үз-үзен тотышыннан аның чын сугышчы икәне күренеп тора.
Бүгенге көндә Азамат тер-нәкләнәнеп йөри. Августта хәрби-табиб комиссиясе үткәч, аның язмышы хәл ителәчәк. Әгәр комиссия сәламәтлеге торышы буенча яраклы дип карар итсә, Азамат яудашлары янына юлланачак.
Лира ЮРАСОВА.