

Туган иле өчен гомерен жәлләмичә, туры мәгънәдә җанын бирергә әзер торган безнең чорның чын геройлары шундый була торгандыр инде. Борай үзенең батыр йөрәкле уллары белән лаеклы рәвештә горурлана ала.
“Беркем мәҗбүр итмәде. Үз теләгем белән туган илемне, якыннарымны саклар өчен киттем”, – ди махсус хәрби операциядә катнашучы “Ден” позывнойлы райондашыбыз.
Рәзиф Назар улы районыбызның матур табигатьле Иске Тазлар авылында туып-үсә. Яңа Тазлар мәктәбен тәмамлагач, армия сафларына алына. Казахстан республикасында Ватан алдындагы изге бурычын намуслы үтәп, туган якларына әйләнеп кайта һәм Бөре шәһәрендә шоферлыкка укып чыга. Хезмәт юлын Казахстанның Аркалык шәһәренең автотранспорт предприятиесендә шофер булып башлый. Шул вакыттан алып кайда гына эшләсә дә, гел руль артында була ул. Соңгы 14 елын Яр Чаллы шәһәрендә йөк ташу буенча машина йөртүче-экспедитор булып намуслы эшли.
Махсус хәрби операция башлангач, эш буенча яу кырына берничә тапкыр барырга туры килә Рәзиф Назар улына. Шул вакытта ук инде ул контракт төзеп барырга уйлана башлый. Күп киртәләр торса да аның юлында, үз дигәненә ирешә. Иң беренче киртә – аның өлкән яше, әйе, әйе, контракт төзегәндә аңа инде 65 яшь була. Аның яшенә карап, контрактны да кыска вакытка гына төзетәләр. Яуда аны десант-штурм бүлекчәсенең өлкән атучысы итеп билгелиләр. Һәрвакыт алгы сызыкта йөри алар.
“Украинадагы махсус хәрби операция игълан ителү белән ничек анда китү турында уйлый башладым. Үз илемнең патриоты буларак, читтән генә карап йөри алмыйм, йөрәгем кушмый”, – ди Рәзиф Әгъзамов. Яугир әйтүенчә, ил өчен җаваплылыкны һәр ир-ат үз иңендә тоярга тиеш.
Махсус хәрби операциягә барыр өчен төзегән контракт беренчесе түгел Рәзиф Назар улының. 1990 елда ул Әфганстан-Таҗикстан чиген саклауда тынычлык урнаштыручы була. Анда да ул хәрби машина бронетранспортер руле артында була. Яшь чактан ук яу кырында булган якташыбызның СВОга китүе бер дә гаҗәп түгел.
Быел Рәзиф Назар улына 66 яшь тула, контракт срогы чыгып, демобилизацияләнә. Яше ару гына булуга карамастан, бик яхшы физик формада: күнегүләр ясаганда яшьләрне дә уздыра әле ул. Көнаралаш иртән “Танып” стадионында аны очратырга була. Чәчләренә чал да төшмәгән. Бер дә тик тормый ул, спорт белән актив шөгыльләнә, СВО яугирләре белән тыгыз элемтәдә.
Намуслы хезмәте өчен якташыбыз төрле орден-медальләргә ия булган. Соңгысы районда үткән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме белән Яшьләр көнен берләштергән «Гаилә даирәсендә – яшьлек ритмында!» дигән исем астында күркәм чарада тапшырылды: «Кыюлык өчен» («За храбрость») медале белән бүләкләнде ул.
– Безнең бурычыбыз – Ватанны саклау. Тагын барырга, башлаган эшне тәмамларга һәм җиңүче булып кайтырга кирәк иде. Күңел яшем генә олыгайды, яшь булса да. Әмма, Җиңү безнеке булачагына ышанам, – дип сүзен тәмамлады Рәзиф Назар улы.
Чынлап та, кайсы яугир белән генә аралашма, кәефләре күтәренке, алар барысы да җиңүгә өметләнә. Әйе, без барыбыз да махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын, барлык ир-егетләребезнең туган якларына исән-имин һәм җиңү белән әйләнеп кайтуын телибез. Тыныч тормышта да батырлыкка урын җитәрлек булыр иде.
Ватанны саклаучылар сафына басарга теләүчеләргә район аша хәрби хезмәткә контракт төзү өчен Борай районы хәрби комиссариатына Борай авылы, М.Гафури ур., 41 адресы буенча яки +7 9273031365, +73475621501 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.