

Шул уңайдан Борай районы буенча «Русия эше» кадрлар үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыга сертификат тапшыру тантанасы булды.
Демобилизацияләнгән хәрби хезмәткәр авыр яраланудан соң, яшәүгә ихтыярны һәм файда китерү теләген югалтмыйча, яңа һөнәр үзләштерергә карар кабул итә. Ул «Сакчы» белгечлеге буенча һөнәри әзерлек уңышлы үтеп, алга таба эшкә урнашу өчен яңа мөмкинлекләр ача торган сертификат алды.
– Махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле яктан булышу, һөнәри җайлашуда һәм тыныч тормышка кайту өчен шартлар тудыруда ярдәм итү безнең эшнең мөһим юнәлешләренең берсе булып кала. Мондый чаралар ветераннарга үзләрен тормышка ашырырга, кирәкле һөнәр алырга һәм киләчәкләрен ышанычлы итеп төзергә ярдәм итә, – диде мәшгульлек үзәге начальнигы Гүзәл Сәетова.
Фото Борай районы буенча мәшгульлек үзәгенең социаль челтәреннән алынды.
Контракт буенча хәрби хезмәт турында тулырак мәгълүматны Борай районы хәрби комиссариатында Борай авылы, М.Гафури ур., 41 адресы буенча яисә 8(34756)2-15-01 телефоны буенча алырга мөмкин.