

Без дә, Борай авылы өлкән буын аралашу үзәге әгъзалары, әлеге изге эшкә бердәм кушылып, егетләребезгә миннек әзерләдек. Заман белән бергә атлап, телефоннар аша аралашып, тиз арада хәбәр тарала. Безнең оешма чаты бик күп өлкән буын кешеләрен, оешмаларны берләштерә, яңалыклар белән таныштыра. Еш кына очрашулар, осталык дәресләре оештырыла. Бу юлы да Ялкын Гыймалтдинов миннек әзерләү серләрен ачып, СВО яугирләренә миннек әзерләүне оештырды. Инициаторы Флүс Шәрифҗанов булды.
Без, бертөркем пенсионерлар, авыл хуҗалыгы идарәлеге янында җыелып, Ильвер Нурмөхәмәтов, Николай Хаматдинов, Ялкын Гыймалтдиновның чыгышларын тыңлаганнан соң, машиналарга утырып, урманга кузгалдык. Барып җитүгә Флүс
Шарифҗанов, Динар Яхин, Хәбиб Нуртдинов, Рәлиф Мәрданов, 86 яшьлек Яхъя Нурисламов каеннарны әзерләп куйганнар, ә Ленар Баһауов белән Гүзәлия Савина пылау пешереп, самавырда кыр чәе кайнатып, көтеп торалар иде. Без күмәкләшеп мәтрүшкә, әрем, кыр чиясе яфракларын әзерләп тордык, Ялкын Нәсим улы белән Николай Миншарапович миннекләрне яхшы итеп бәйләделәр. Шул арада кәртә кисеп, ике машина арасына эләктереп, миннекләрне җилләргә тезеп элә дә башладык. Флүс Шәрифҗанов: “Мин кайда барсам да, гармуным үзем белән” дип, гармунын тартып, җырлап та җибәрде. Без аңа кушылып, җырлый-җырлый, берничә дистә миннекне әзерләп тә куйдык. Ходайның рәхмәте киң, Аллаһка шөкер, һава торышы да бик әйбәт булды, килгән болытлар да таралды.
Без илебезнең тынычлыгын саклаучы егетләребезгә миннекләр исән-имин барып җитеп, аларга туган якларыннан килгән посылкалар көч-куәт өстәсен.
Туган якларыннан килгән шифалы миннекләр белән чабынып тәннәре сауланып, сихәтләнеп, җиңеп кайтсыннар якташларыбыз. Без бар күңел җылысын салып, ихластан башкардык әлеге эшне. Бәләкәй генә булса да җиңүгә өлешебез керсен, сагынганда җаннарына җылы биреп, көч-куәт өстәсен. Авырлыкларны лаеклы җиңеп чыгып, сау-сәләмәт йөреп кайтсын балакайлар. Илебезгә тынычлык урнашсын, дип изге теләкләребезне юллыйбыз.
Мондый чараларда катнашу – үзебезгә дә савап булып кайтыр, дигән ышаныч уята. Бергә булыйк, бердәм булыйк. Яу кырында алгы сызыктагы егетләребез язмышына битараф булмыйча, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итеп торыйк, күмәкләп токмач кисү, оек-бияләйләр тутырып посылкалар җибәрүне дә күз уңаеннан ычкындырмыйк.
СВОда хезмәт иткән ир-егетләребез – безнең горурлыгыбыз. Без аларга таянып, илебезгә дә тынычлык урнашыр, дигән өмет белән яшибез.