Бу көнне Кузбайда зур бәйрәм булды. Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары вазыйфасын башкаручы Марат Ахунов, район ветераннар советы рәисе Наил Мәрданов, Кузбай авыл биләмәсе ветераннары советы рәисе Виктор Мәрданов, Кузбай авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Закиров, ветеранның балалары, туганнары, авылдашлары, элеккеге хезмәттәшләре, тирә-як авыллардан килгән кунаклар Заһит бабай Әхтәриевка тәбрикләүләрен юллап, күчтәнәчләр тапшырды. Хөрмәтле аксакалга Ил башлыгы Владимир Путинның, Башкортстан Республикасы җитәкчесе Радий Хәбировның котлау открыткалары тантаналы төстә бирелде.
Ут-сулар кичкән аксакал хөрмәтенә Кузбай авылы клубында матур кичә әзерләнгән иде. Котлаулар матур җырлар белән үрелеп барды. Заһит ага барысын да күңеле аша уздырды, яшьлек елларына әйләнеп кайтты. Бүгенге көненә шөкер итәргә дә онытмады. Үзен олылаган һәр кешегә аерым-аерым рәхмәт сүзләрен ирештерде ул.
100 яшен тутырса да, картаерга ашыкмый, тормышны яратып яши ул. Кадерле картлыгы өчен балаларына, оныкларына рәхмәтле йөзьяшәр.