«Барганыма бер минут та үкенмәдем»

Үз теләкләре белән махсус хәрби операциягә китүчеләр саны артканнан арта. Алар белән даими күрешеп, аралашып торабыз. Силасау авылына ялга кайткан яугир белән дә күрешеп сөйләшү бәхете тиде безгә. Илдар Исхаков узган елның апрель аенда Русия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзи.

«Барганыма бер  минут та үкенмәдем»«Барганыма бер  минут та үкенмәдем»
«Барганыма бер минут та үкенмәдем»


– Ник бардың? Анда киткәч тә, кайткач та авыр сорау бирүчеләр булды. «Ник бардың?» – диләр. Барганыма бер минут та үкенмәдем, – дип сүзен башлады якташыбыз.
Яугир күпбалалы гаиләдә туып-үсә. Башта туган авылында, аннары Зур Бадрак мәктәбендә белем ала. Мәктәптә укыган елларында ук тырыш, чырыш егет була. Укуын тәмамлап, кулына аттестат алганнан соң үсмер Агыйдел шәһәренә юллана. Биредә гомум төзелеш эшләре остасы һөнәренә ия була. Бөре шәһәрендә водитель-электромеханикка укып чыга. Арытаба – армия. Борзя-3 шәһәрендә элемтә гаскәрләрендә ике ел хезмәт итеп кайта ул.
Армия сафларыннан кайткач, читтән торып Уфа аграр университетына укырга керә Илдар Хәкимҗан улы. Монда агроном һөнәрен үзләштерә. Шул ук вакытта Уфа шәһәрендә эшләп йөри. Кулына диплом алган егет Ленин исемендәге хуҗалыкта агроном булып хезмәт юлын дәвам итә. Биш елдан соң аны шушы хуҗалык директоры итеп билгелиләр.
Гаилә хәленә килгәндә, тормыш иптәше Аскын районы кызы Гүзәл Әлфәрис кызы белән өч балага гомер бүләк итәләр. Уллары Айрат белән кызлары Арина Зур Бадрак мәктәбендә укыйлар. Кечкенә Заринага әле өч яшь, балалар бакчасына йөри. Ә Гүзәл үзе Силасау авылы клубында мәдәни оештыручы булып эшли.
2025 елның башында Илдар Исхаков Уфа шәһәрендә эшкә урнаша. Өч ай эшләгәннән соң, гаиләсенә «Мәскәүдә эш таптым», – дип анда юллана. Тик бу Илдарның күптәннән ашырасы килеп йөргән планнарының бер өлеше генә була, чөнки махсус хәрби операция башлангач та, ил алдында үз бурычын үтәү максаты белән янып яши ул.
– Мин 2022 елда ук махсус хәрби операциягә китәргә дип йөри идем. Аллаһ Тәгалә бирмәгәндер инде, юлда әле бер, әле икенче мәсьәлә торды. Гаиләм бу турыда белә иде, каршы килделәр. Ләкин мин армия сафларында чыныккан ир-ат буларак, илемне сакларга тиешмен. Бик пафослы булса да, әйтергә кирәк: без булмасак кем саклый безнең илне, безнең якыннарны, балаларны? Гаиләмә әйтмәдем, контракт төзеп, Херсон өлкәсенә барып җиткәч кенә белдердем. Әлбәттә, авыр булды аларга. Ләкин мине дә аңларга тиешләр. Гүзәлем бик сабыр, акыллы кеше. Ул минем холыкны яхшы белә: әйттем исә – үтим. «Сине туктатып буламы соң? Үзең беләсең инде. Иң мөһиме – исән-сау һәм җиңеп кайтыгыз», – диде ул.
Ата-бабаларыбыз үз илен саклаган, ә без ник читтә калырга тиешбез? – ди яугир. – Ялга икенче тапкыр кайттым. Туган якны бик сагынам. Ә кыенлыкларга күнегәсең. Армия ул – зур гаилә һәм яхшы мәктәп. Ялга кайткач та, тыныч тормышка өйрәнергә кирәк. Йомшак характерлы кешеләргә анда җиңел түгел.
Бүгенге көндә Илдар Хәкимҗан улы һава һөҗүменә һәм ракетага каршы оборона гаскәрләрендә машина йөртүче-дизельче булып хезмәт итә.
Илдар белән сөйләшү бер тында үтеп китте. Аның сөйләгәннәрен күбесен (серле мәгълүмат) гәзит битләрендә тасвирлап булмый.
Беренче көннәрдә яу яланында курку хисе булдымы, нинди авырлыклар белән очраштыгыз, дигән сорауга «Курку да юк, паника да булмады. Приказ бирелгән икән, син үтәргә тиеш. Авырлыклар булмады түгел, аларны да җиңәргә өйрәндек. Безнең кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», – дип җаваплады ул.
Райондашыбыз тиздән янә яу яланына юлланачак. Аңа туган ягына, якыннары янына исән-имин, җиңү белән кайтуын телибез.
– Кире иптәшләрем янына барам. Мин инде сугыш чыныгуы алган солдат, андагы хәлләрне яхшы аңлыйм. Сугышчан дусларым белән бер-беребезне ташламаска, кирегә килергә дип үзара сүз бирештек. Әлбәттә, туганнарым борчыла. Бар да әйбәт булыр, дип тынычландырам үзләрен. Кире кайтырмын, дип сүз бирдем, – дип сүзен тәмамлады якташыбыз.
Язмыш сынаулары алдында югалып калмавы, тормышны яратуы белән соклану уятты якташым. Мин аның туган илебезнең чын патриоты булуына инандым. Шундый көчле рухлы, кыю яугир, батыр йөрәкле улларына таяна, ышана ватаныбыз.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас