Якташыбыз Илнур Имаев истәлегенә «тере һәйкәлләр» багышланды

Бүген, 6 май көнне, Әҗәк авылында тагы бер истәлекле вакыйга үтте – махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз Илнур Имаев истәлегенә «Хәтер бакчасы» ачу тантанасы үтте.

Җиңү көне алдыннан акция тагын да тирәнрәк мәгънә ала.

Чарада район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Хуҗин, Әҗәк авыл биләмәсе башлыгы Айрат Мөхәяров, яугирнең әти-әнисе Фирдәвис Салих улы һәм Гөлфинә Гафур кызы, тормыш иптәше Ләйсән Рауль кызы, кызлары Линиза һәм Аделина, якын дусты һәм сыйныфташы Илнур Сафин, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның гаилә әгъзалары, «Сугышчан туганлык» Борай бүлекчәсе идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәнил Закиров, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Лариса Шәвәлиева, укытучылар, мәктәп укучылары, авыл халкы һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2020 елдан Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә. Аның максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 миллион данә агач утырту. Быел акция Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәм махсус хәрби операция геройларына багышланды. Шулай итеп әлеге чара алдагыларыннан шул яктан аерыла: ул Бөек Ватан сугышы елында һәлак булганнар, безнең бабаларыбыз, өлкән буыныбыз истәлегенә генә түгел, ә хәзер дә махсус хәрби операция вакытында ил азатлыгы өчен көрәшкән батыр егетләребезгә багышлана.

«Хәтер бакчасы»н геройның туганнары ачтылар. Анда миндаль, ясмин һәм алмагач, барлыгы 40 үсенте утыртылды. Шулай ук Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә 100 чыршы утыртылган.

– Бүген, Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция яугире хөрмәтенә «Хәтер бакчасы»н тантаналы төстә ачтык.  Ватан өчен башын салган солдатларыбызны искә алу һәм хөрмәт итү, һәм хәзерге вакытта ирек һәм тигезлек идеалларын яклаган геройларыбызга рәхмәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек тудырылды. Акция кысаларында утыртылган бу үсентеләр аларга хөрмәт күрсәтү булып торачак, – диде район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Хуҗин.

Илнур Имаевның әтисе Фирдәвис Салих улы үз чыгышында шушы бакчаны тормышка ашурыга ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтләрен җиткерде. Каһарманның кызы Аделина әтисенә багышлап сөйләгән шигыре һәрберебезнең йөрәгенә үтеп кергәндер. Якын дусты һәм сыйныфташы Илнур Сафин да якташыбыз турындагы якты истәлекләре, батырлыгы хакында сөйләп үтте.

Әлеге акциясе тарихны хөрмәт итәргә өйрәтеп, барлык катнашучыларны бөек үткәнебез турындагы истәлекне буыннан-буынга тапшыру мөһимлеге белән берләштерде. Утыртылган агачлар яз, җәй, көз эчендә ныгып, явыз кыш салкыннары аша узгач та, шау чәчәккә күмелеп исәннәрне сәламләп, алар кыю яугирләрнең батырлыгын хәтерләтеп, чәчәк атарлар.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас