

Батырлык, кыюлык үрнәге күрсәткән батырлар искә алынды, аларның исемнәре мәңгеләштерелде. Хәтер чарасында махсус хәрби операциядә газиз улларын югалткан әти-әниләр дә катнашты.
Проектның асылы партада геройның биографиясен, аның батырлыгын тасвирлауны, фотографияләрне, бүләкләрен сурәтен урнаштыруда. Мондый парта артында утырган укучылар Ватан тарихын тирәнрәк белә. Бу – аларны патриотик тәрбияләүнең бик мөһим ягы.
– Мәктәпләрдә Герой почмаклары оештыру, хәтер такталары куюны мәктәпләр белән бергә эшлибез. Без бүгенге көннең Геройларын искә алабыз. Без арабыздан киткәннәрнең исемнәрен саклап, үзебезнең тормышыбызны яклап, матур итеп яшәсәк иде. Батыр уллар үстергән әти-әниләргә рәхмәт, – диде район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Хуҗин.
Зур Бадрак авылы биләмәсе башлыгы Айгөл Муллаярова да һәр егетнең батырлыгын искә алып, якыннарына сабырлык теләде.
– Бик ачык күңелле, ярдәмчел егетләр иде алар. Нәкъ шундый булып хәтерләребездә мәңге яшәрләр дә. Аларның тыныч тормыш өчен көрәшүләрен мәңге онытмасак иде. Бүген тынычлык сагында булган егетләр исән-имин кайтсыннар, –диде ул.