Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
12 гыйнвар , 15:26

Көчле рухлы ханым

Башта бу мәкаләнең максаты нәкъ бер ел элек махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Илдар Харасовның лаеклы үлемен тасвирлау иде. Моның өчен мин аның тормыш иптәше Флисә Әвис кызы белән очрашырга булдым. Ләкин, яшь һәм ачык йөзле кара буяу белән әйбәтләп маскировкаланган чал чәчле ханымны күргәч, үлгән ире турындагы сөйләшүнең әлегә икенче планга китүен аңладым. Бүген Флисә Харасова үзенең кулында өч баласы белән авыр тормыш йөген тарта.

Көчле рухлы ханым
Көчле рухлы ханым


– Илдарның һәлак булганына бер ел үтеп китсә дә, ул безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак, аның батырлыгы онытылмаячак. Бу коточкыч хәлдән соң ярты ел тын алырга да авыр булды, һава җитмәгәндәй иде. Әлегә әзрәк тынычлангандай кебекмен, тик вакыты белән бик моңсу, авыр булып куя, – дип күз яшьләрен сөртә әңгәмәдәшем.
Флисә ханым Силасау авылында күп балалы гади колхозчылар гаиләсендә туган. Кечкенәдән эшнең ни икәнен белеп үскән кыз. Урта белемне туган авылында ала, аннары 10-11 сыйныфларны Бадрак мәктәбендә укый. Яңавыл шәһәрендә пешекчегә укып чыккач, шунда ук икмәк пешерү цехында хезмәт юлын башлый. Борай авылына кайтып, кирпеч заводында эшли. Булачак тормыш иптәше Илдар белән дә шул чорда таныша. Яшьләр гаилә корып, бер-бер артлы ике уллары туа. Кечесенә җиде яшь тулганда, гаиләгә янә ямь өстәп кызлары Элина дөньяга килә. Флисә мәктәп интернатында пешекче булып эшли башлый. Шулай матур гына яшәп ятканда, махсус хәрби операция башлана. Илдар армиядә хезмәт иткән вакытта Чечен хәрәкәтләрендә катнашкан булганлыктан, еш кына СВОга барырга телəге барлыгын белдерə башлый. “Анда бит яшь кенə балалар һəлак була. Мин бит сугышны күргəн, ут эчендə булган кеше. Үземнең хəрби тəҗрибəм белəн илемə күбрəк ярдəм итə алам”, – дип кабатлый торган була. 2024 елның октябрендә ирекле нигездə Русия Федерациясе Оборона министрлыгы белəн контракт төзи Илдар Варис улы. Моңа этәргеч булып тагын бер сәбәп бар – Илдарның туганы күптән яу кырында була. Якыннарына махсус хəрби операция зонасына юлланырга ике көн кала гына хəбəр итә ул. Штурмчылар подразделениесенə элəгə Илдар. Тик шул ук елның 7 декабрендə батырларча һəлак була.
– Илдарның үлеме турында безгә 25 декабрь көнне әйттеләр. Ышанасы килмәде. 28е алып кайтканчыга кадәр өмет белән яшәдек. Җир куенына куйгач та ышанып бетмәдек. Менә-менә килеп керер кебек иде. Бик авыр кичердек. Улларыбыз сиздермәсәләр дә, күреп торам, аларга да авыр. Кызыбызның әтисең искә төшермәгән көне юк. Аллаһка шөкер, ярый әле янымда алар бар. Ходай кешене беркайчан да ташламас. Балаларым дип яшим хәзер. Аларны укытып чыгарып, аякка бастырасым бар әле минем. Бүгенге көндә шул ниятләр белән алга атлыйм, – ди Флисә Әвис кызы.
Тормыш дәвам итә. Илдарның уллары әтиләренең истәлегенә тап төшермиләр. Икесе дә яхшы укыйлар. Элина кызлары беренче сыйныфта гына укыса да, абыйларыннан калышмый.
– Минем кебек тол хатыннарга мөрәҗәгать итәсе килә: кадерлеләрем, өметсезлеккә бирелмәгез! Ирләребез безне саклап, яу кырында ятып калдылар. Без көчле рухлы һәм безнең төп бурычыбыз – балаларыбызны лаеклы тәрбияләү, каһарманнар нәселен дәвам итү, – дип сүзен тәмамлады Флисә.
Флисә Харасова кайгы сындырмаган кешеләр категориясенә карый, ул Аллага һәм кешеләргә ачуланмаган, рухи кеше кыяфәтен дөрес саклап калган. Ул үзендә балалары өчен тормыш иптәше турындагы якты хәтер белән яшәргә барлык мөмкин булган ресурсларны тапкан. Бәхәссез, Илдар Харасов безнең азатлык, Ватан өчен яу кырларында башларын салган батырлар исемлегендә мәңгегә калачак. Без аларны һәрвакыт истә тотачакбыз. Әмма еш кына без аларның үлеменнән соң тол калган ялгыз хатыннарның, төннәрен елап уздыручы әниләрнең, гомерләренең ахырына кадәр кайгы-хәсрәт кичерүче ятим балаларның ничек яшәвен онытабыз. Бу хатын-кызлар һәм балалар да геройлар, алар көн саен яңача яшәргә өйрәнәләр.

Фото гаилә архивыннан.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас