Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
6 гыйнвар , 20:24

«Яхшы эшләр атналыгы»на йомгаклау чарасы үтте

«Аек авыл» конкурсы кысаларында Яңа Ялдәк авылында махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм итү нияте белән «Яхшы эшләр атналыгы» игълан ителгән иде. Ул 3-7 гыйнвар көннәрендә үтте һәм бу атналык кысаларында күп эшләр эшләнде.

«Яхшы эшләр атналыгы»на йомгаклау чарасы үтте
«Яхшы эшләр атналыгы»на йомгаклау чарасы үтте


Ялдәклеләр яугирләргә ярдәм итү максатыннан плакатлар эшләделәр. Аннары Яңа Ялдәк авылының «Сәхибҗамал» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары токмач кистеләр. Кич утырып, җылы оекбаш, бәялиләр бәйләделәр, күмәкләшеп эшләнгән окоп шәмнәре якташларыбызга өй җылысын бирер дип ышаналар алар.
Бүген, 6 гыйнвар көнне, Яңа Ялдәк авылы клубында атналыкның йомгаклау чарасы итеп хәйрия ярминкәсе оештырылды. Авыл халкы үзләре җитештергән ризыклар һәм кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Сатудан килгән акча СВОга дип ниятләнде.
«Яхшы эшләр атналыгы» кысаларында махсус хәрби операциядәге якташларга ун тартма посылка тупланган. Анда якташлар өчен иң кирәкле әйберләрне җыйганнар.
Чараны махсус кайткан Яңа Ялдәк авылы кызы Азалия Салаватова үзенең моңлы тавышы белән ямьләде. Шулай ук Яңа Бикмәт авылының китапханәчесе Айсылу Нурмөхәмәтова үзенең кызлары белән кичәгә дәрт өстәде. Йомгаклау чарасында Вострецово авыл биләмәсе башлыгы Мәнәвәр Зарипов та катнашты. Әлеге чараларның мөһимлеген белдереп үтте ул.
Бәйрәм кайнар самавыр чәе һәм биредә пешеп торган эссе тәбикмәк белән авыз итү белән үрелеп барды.
Бик матур чара килеп чыкты, халык актив катнашты. Бу ялдәклеләрнең бердәмлеген, аек тормыш алып баруның мөһимлеген, яугирләргә ярдәм итүнең кирәклеген исбатлый.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас