Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
15 октябрь 2025, 10:15

Һәр яугиргә җан җылысы белән

2022нче елның сентябрь аеннан башлап уй-фикеләр, теләкләр кичәге һәм бүгенгегә әверелде.

Һәр яугиргә җан җылысы белән
Һәр яугиргә җан җылысы белән

Көндәлек мәшәкатьләребезгә, мобилизация белән алынып сугышка киткән якыннарыбыздан хәбәр көтү, аларга булышу йөзеннән эшләгән эшләребез, посылка әзерләүләр өстәлде. Көндәлек кирәк-яраклар, өй җылысын егетләребезгә җиткергән әйберләрне ялгыз гына да, күмәкләп тә әзерләүне оештыра башладык. Зур кызым Гөлназ өйрәтүе буенча, газ мичендә тушёнкалар эзерләп җибәрәбез. Бу ысул белән хәзерләнгән тушенкалар озак саклана. Аннары инде өй токмачы кисеп җибәрү эшен дә үз кулыбызга алдык. Башта бу эшне Мәүлединә һәм Эльвира Шәйдуллиналар ярдәмендә кисеп җибәрсәк, соңыннан авылдагы апаларны авыл советының актлар залына җыеп, токмач кисүне оештыра башладык. Бу эшкә бик теләп катнаша авыл халкы. Тукмач кисү өчен кирәкле ингердиетларны да авыл халкы үз теләге белән алып килде. Ничек кенә булмасын, кулдан килгәнчә махсус хәрби операциядәге яугирләребезгә аз гына булса да булышу йөзеннән эшлибез бу эшләрне. Гомумән, Кәшкәләү авылы халкы бик актив һәм бердәм. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара. Окоп шәмнәре кирәклеген белгәч, бу эшне дә өйрәндем. Иң беренче үзебезнең авыл мәктәбендә, район китапханәсендә осталык дәресләре үткәрдем. Шәмне эшләр өчен кирәкле консерва банкаларын авыл чатына язып җыйдык. Бәләкәй кызым Динара окоп шәменә яраклы парафиннарны алып кайтып бирде. Әлбәттә, бу эшне бер генә кеше башкара алмый. Кәшкәләүлеләр Фәридә Әюпова, Рәфисә Гатауллина, Мәүлединә Җиһаншина, Гүзәлия Шәяхмәтова, Розалия Зарипова һәм аның кечкенә кызы Камилла да окоп шәмнәрен эшләүдә үз өлешләрен кертте. Бик күп шәмнәр эшләп озаттык егетләребезгә. Җәй көннәрендә төрле үлән җыеп киптереп куябыз, бакча жимешләреннән варенье, как, яшелчәдән салатлар эзерлибез. Бигрәк тә егетләребез «Лечо» салатын сорап алалар. “Ашыгыч вакытта тамак ялгап кую өчен бик тә тәмле һәм туклыклы ризык”, – ди алар.
Ашау белән беррәттән күңел өчен дә күчтәнәчләр: хатлар, рәсемнәр, кесәдә йөртергә талисманнар әзерләштереп салабыз посылкаларга. Яңа ел алдыннан «Бергә чыршы корабыз» акциясен оештырып, чыршы уенчыкларына теләкләр язып, блиндажга элерлек кенә бәләкәй чыршы жибәрдек. Посылка җыйган саен ризыкларына язсын, дип теләсәм дә, көн саен тизрәк бетсен сугыш, егетләребез исән-сау туган якларына, якыннары янына кайтсыннар, дип теләкләр телим.

Автор: Рәсимә Гыйндуллина, Кәшкәләү авылы китапханәчесе.
Читайте нас