Бала – һәркемнең иң зур куанычы. Сабыйның дөньяга килүе – зур бәйрәм, онытылмас вакыйга. Бала безнең тормышка карашыбызны үзгәртә, бөтенләй икенче кешегә әйләндереп куя. Елмаеп, ике кулын сиңа таба сузып, туп-туп атлап килүче нарасый әллә нинди кырыс күңелләрне дә йомшарта, елмаерга мәҗбүр итә. Башта аның атлап киткәненә сөенәбез, соңрак – кул арасына керә башлавына. Тормышының бөтен мәгънәсе булган баласына зур өметләр баглый, уңышларына сөенә, уңышсызлыкларына көенә ата-ана. Ә менә бу дөньяда газиз балаңны җир куенына салудан да олы югалту ачысы юктыр… Кушманак авылында яшәүче Хәйдәршиннар янына барганда баштан шундый уйлар китмәде.
Хәйдәршин Артур Дамир улы 1983 елның 3 апрелендә Архангельск өлкәсенең Мирный шәһәрендә туган. Аның әтисе хәрби булганлыктан, гаиләгә еш кына күченергә туры килгән, шуңа күрә Артур төрле мәктәпләрдә укыган. 1990 елда ул Мирныйда беренче сыйныфка укырга керсә, 11 сыйныфны Благовещенда тәмамлый. 2001 елдан 2003 елга кадәр Печора шәһәрендә космик гаскәрләрдә хезмәт итә. Армиядә хезмәт иткәннән соң әтисе эзләре буенча китә, ә әтисе үз гомерен Ватанны саклауга багышлаган хәрби офицер була. Уллары Артур белән Артемны да үз үрнәгендә батыр, кыю егет булып үстерә. Шуңа күрәдер инде, икесе дә полициядә хезмәт итүне сайлыйлар. Артур Дамир улы 2007 елда Уфа юридик көллиятен тәмамлый, анда юрист квалификациясе, хокук белеме белгечлеге ала. Ә 2013 елда Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтында югары белем алып чыга. 2004 елдан 2022 елга кадәр Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә егет. Шуның өч елын (2019-2022) Чукотск крае Эчке эшләр министрлыгында үтә. 2022 елда полиция майоры булып отставкага чыга Артур.
Ул үз чордашлары арасында максатчанлыгы белән аерылып тора иде, дип сөйли әнисе Маргарита ханым улы турында.
– Алдына куелган бурычны җентекләп, намуслы һәм вакытында башкарып чыга иде Артурым. Ул безнең янга кайтканда, менә моны эшлисе, тегесен эшлисе бар, дип әйтеүмә, кулына чүкеч, балта тотып чыгып та китә иде йорт алдына. Авылда эш бетми бит инде, тик торырга яратмады ул, гел үзенә шөгыль табып торды, – ди Маргарита ханым.
Артур Дамир улы үрнәкле гаилә башлыгы да була. Тормыш иптәше Лилия Габтелхай кызы белән 18 ел тату тормыш көтәләр, ике кыз тәрбиялиләр. Лилия Габтелхай кызы балалар бакчасында эшли, кызлары Алсу Уфа сәүдә-икътисад көллиятендә, Элиза мәктәптә укый. Хәйдәршиннар гаиләсе Благовещен шәһәрендә яшиләр.
Украинада махсус хәрби операция башлангач та, Артур контракт төзеп китәргә ниятләгән. “Менә Алсуымны укырга кер-тәм дә, СВОга китәм”... шундый уйлар белән 2023 елның ноябренә кадәр янып яши Артур. Йөрәк чакыруы буенча Мәскәү шәһәренең Одинцово хәрби комиссариатында Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм махсус хәрби операциягә юллана. Кыска вакытлы отпускка да кайтмый Артур. Ләкин, ни аяныч, бер бәрелештә авыр җәрәхәтләрдән гомере өзелә.
– Мин ул вакытта да әйттем, хәзер дә кабатлый алам. Артур – чын ир кеше. Ул Ватанын яклаучылар сафына басты. Мин аның белән горурланам, – диде әтисе Дамир ага.
Русия Федерациясе Прези-дентының Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен Артур Хәйдәршин Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) бүләкләнә.
Ни хәл итмәк кирәк, мондый югалтулардан соң да тормыш дәвам итә, әмма бу хәсрәтләр бер минут та кеше күңеленнән чыкмый, вакыт үтү дә бу кайгыны җиңеләйтми, күрәсең. Хәйдәршиннар белән нинди генә темага сөйләшә башласак та, сүзнең ахыры Артурга, аның бик кыска, әмма мәгънәле тормышына, батырларча һәлак булуына килеп төртелә, ата-ананың күзләренә яшь тула. Аяныч, әмма, яшәеш чынбарлыгы шундый – ата-ана йөрәгендәге яра төзәлми, мондый хәсрәт аларның чәчләренә чал төшерә, битләренә тирән сызыклар сала...
...Шактый сөйләшеп утырганнан соң, Маргарита ханым бер ноктага карап күз яшен тыярга тырышып калтыранган тавыш белән болай диде: “Күптән түгел генә Артурның елын үткәрдек. Җирләгән көне дә бүген (без Хәйдәршиннарга 27 август көнне бардык, автор). Ишек алдына чыккач та зират күренә. Җил искәндә Артурыбызның каберендәге флаглар җилферди. Шул вакытларда улыбыз күз алдына килә. Аннан нидер сорыйсы, киңәшләшәсе килгән вакытларда үзем дә сизмәстән кулга телефонны алам, шалтыратмакчы булам. Тик юк бит инде ул, юк. Минем горурлыгым ул. Ләкин, җаным сыкрамаган минутым юк... Хәзер килеп, нишлисең, бар да Аллаһ кулында, димен. Язмыш, тәкъдир. Буйсынырга кирәк. Мондый авыр кайгы беркемнең дә түренә, өенә кермәсен, кайгылар ишек какмасын.”
Әйе, язмышны төзәтеп, маңгаеңа язылганны үзгәртеп булмый диюләре хактыр. Бер елдан артык вакыт үтсә дә, Хәйдәршиннар бүген дә балаларын юксыналар. Ата-ана йөрәге, кайгылы хәбәр алган көндәге кебек үк сызлый.