Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
18 март 2025, 14:24

Башкортстан ничек үзебезнекеләргә ярдәм итү үрнәгенә әверелде?

«Сәяси мәгълүмат үзәге» Мәскәүдә «Русия Федерациясе төбәкләренең  Махсус хәрби операциянең көн тәртибенә җәлеп ителүе» дигән доклад тәкъдим итте. Бу – илдә беренче күләмле тикшеренү нәтиҗәсе, ил төбәкләрен махсус хәрби операциягә ярдәм итү эшенә җәлеп итүнең характерын һәм күләмен бәяләү омтылышы. Башкортстан бу рейтингта өченче урынны алды. Экспертлар билгеләвенчә, бу – бездәге чараларның комплекслы һәм системалы булуы нәтиҗәсе. Шәхсән Радий Хәбиров җитәкчелегендәге идарә командасы нәтиҗәле эш тәэмин итә алды. Асылда, безнең республика тәҗрибәсен башкаларга үрнәк итеп куялар. Аның үзенчәлеге нидә?

Башкортстан ничек үзебезнекеләргә ярдәм итү үрнәгенә әверелде?
Башкортстан ничек үзебезнекеләргә ярдәм итү үрнәгенә әверелде?

Үзебезнекеләргә фронтта…

«Башкортстан үзенекеләрен ташламый» дигән гыйбарә күптән инде киң таралыш алды. Фронттагы сугышчылар Башкортстанның үз егетләре турында зур хәстәрлек күрүен, кирәкле әйберләр белән даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәрүен, ә өйдә яугирләрнең гаиләләренең бернәрсәгә дә мохтаҗ булмавын яхшы белә. Күп кенә хәрби хәбәрчеләр дә Башкортстанның фронтка һәм сугышчыларга ярдәме илдә иң яхшыларның берсе булуын билгеләде.

Без илдә беренче булып 2022 елда гуманитар конвой озаттык, ә алар барлыгы 144 булды. Моннан тыш, алгы сызыкка кирәкле әйберләр белән посылкаларны бөтен республикадан предприятиеләр, муниципалитетлар, битараф булмаган гражданнар даими рәвештә озата. Донбасста якташлары янында булмаган бер генә район хакимияте башлыгы да юк. Башкортстан гуманитар ярдәм китерүнең үз системасын булдырды: ЛХРда безнең логистик үзәк эшли, анда ярдәм заявкалар һәм ихтыяҗлар буенча бүленә.

Безнең табиблар чиратлап СВО зонасына солдатларга да, урындагы халыкка да ярдәм күрсәтергә бара, анда хәтта тешләрне дәвалау өчен заманча стоматология модулен дә китергәннәр. Безнең хатын-кызлар отрядлары СВО зонасындагы хәрби госпитальләрдә эшли, яралыларны карарга ярдәм итә.

... һәм тылда ярдәм итәбез

Биредә, тылда, СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен 40тан артык ярдәм чарасы эшләнде, алар шифаханәләрдә бушлай дәвалануны, балаларга белем бирүне, кайбер салымнардан азат итүне, көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтүне һәм башкаларны үз эченә ала. Бер генә хәрби хезмәткәрнең гаиләсе дә игътибарсыз калмый.

Радий Хәбиров бу процессны шәхсән үзе контрольдә тота, ул берничә тапкыр махсус операция зонасында, алгы сызыкта булды, яугирләрнең проблемалары һәм шатлыклары турында үзләреннән ишетү өчен алар белән даими аралаша.

Контракт хезмәте

Башкортстан контракт хезмәтенә җыюны оештыру, халык белән патриотик һәм аңлату эшләре алып бару буенча да үрнәк күрсәтә. Мобилизацион әзерлекне тиешле дәрәҗәдә оештыру ыгы-зыгы булдырмаска ярдәм итте, ә соңыннан безнең республика илне якларга әзерлеген эш белән исбатлады. Иреклеләрдән республикада хәзер данлыклыга әйләнгән Салават Юлаев, генерал Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге «исемле» башкорт батальоннары, ә соңыннан «Башкортостан» мотоукчылар полкы оештырылды. Республикадан иреклеләр агымы бүген дә кимеми.

Сугышчыларны тыныч тормышка әзерлибез

Республикада СВОда катнашучыларны тыныч тормышка адаптацияләү системасын да актив үстерәләр. Бу юнәлештә «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы зур эш алып бара. Оборона министры урынбасары, дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева Башкортстанда фонд эшен оештыру тәҗрибәсе, аерым алганда, берьюлы берничә шәһәрдә ярдәм үзәкләрен ачу уникаль һәм нәтиҗәле, шуңа күрә аны башка төбәкләргә дә таратачаклар, дип белдерде.

«Геройлар вакыты» федераль проекты рәвешендә Башкортстанда «Башкортстан Геройлары» кадрлар программасы эшли башлады. Әлеге программа буенча СВОда катнашучылар арасыннан предприятиеләрдә, оешмаларда, төрле дәрәҗә власть органнарында эшләү өчен квалификацияле идарәчеләр әзерләячәкләр. Беренче атнада ук 1000гә якын кеше анда катнашуга заявка биргән, бу аның таләп ителгән  булуы турында сөйли. Радий Хәбиров төбәк җитәкчеләреннән беренче булып хәрби бурычларын үтәү барышында аерылып торган СВОда катнашучыларны җаваплы постларга билгели башлады һәм киләчәктә дә моны эшләвен дәвам итәчәген белдерде. Ул шәхсән программада катнашучы берничә кешенең остазы булачак һәм аларны дәүләт идарәсе нечкәлекләренә өйрәтәчәк.

 

Белешмә.

СВО ярдәменә комплекслы җәлеп итү буенча ТОП-15 лидер регионга керделәр:

  1. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе,
  2. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе,
  3. Башкортстан Республикасы,
  4. Брянск, Курск һәм Белгород өлкәләре,
  5. Ростов өлкәсе,
  6. Татарстан Республикасы,
  7. Чечен Республикасы, Краснодар крае,
  8. Төмән өлкәсе, ХМАО,
  9. Самара өлкәсе,
  10. Кырым һәм Севастополь,
  11. Тула өлкәсе,
  12. Приморье крае,
  13. Чиләбе өлкәсе,
  14. Свердловск өлкәсе,
  15. Бурятия Республикасы.

 

 

Күптән түгел чираттагы гуманитар ярдәм партиясе безнең Борай егетләренә уңышлы җиткерелде. Туганнары әзерләгән посылкаларны, оешмалар, кайбер намуслы эшкуарлар һәм районыбыз халкы яугирләрнең теләкләрен исәпкә алып сатып алган һәм әзерләгән әйберләрне тапшырып кайттылар. Безнең хәрбиләр соравы буенча дроннарга каршы плащлар, рацияләр, генераторлар, күчереп йөртелә торган дизель җылыткычлар, повербанклар, җылытыла торган стелькалар, беренчел кирәк-яраклар, азык-төлек, медикаментлар һәм башка бик күп нәрсәләр җибәрелде. Шунысын билгеләп үтәсе килә, әйберләрнең 70 проценты урындагы бюджет хисабына алынды. Безнең укучылар да читтә калмады. Алар солдатларга җылы хатлар яздылар, окоп шәмнәре ясадылар һәм өй токмачы әзерләделәр.Якташларыбыз да үзләренең рухлары белән сөендерәләр, район халкына зур сәламнәрен җиткерә, посылкалар һәм игътибарлар өчен рәхмәт белдерәләр.Шулай, бердәмлектә – көч. Җиңү фронт сызыгында гына түгел, тылда да формалаша,дип белдерде район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Хуҗин.

 

Башкортстан ничек үзебезнекеләргә ярдәм итү үрнәгенә әверелде?
Башкортстан ничек үзебезнекеләргә ярдәм итү үрнәгенә әверелде?
Башкортстан ничек үзебезнекеләргә ярдәм итү үрнәгенә әверелде?
Башкортстан ничек үзебезнекеләргә ярдәм итү үрнәгенә әверелде?
Автор: Лира Юрасова
Читайте нас