Батырлар дәвере
16 Сентября , 11:35

Борай районында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе эшли башлады

Үткән елда Русия Президенты Владимир Путин ел әйләнәсе хәрби хезмәткә чакыру турындагы законны имзалады. Тиешле документ норматив-хокукый актларның рәсми порталында басылып чыкты.

Шулай итеп, 2026 елдан башлап хәрби комиссариатларга чакыру чаралары ел дәвамында бара. Шул ук вакытта солдатларны чакыру пунктларыннан озату, элеккечә үк, ике этапта башкарыла: 1 апрельдән 15 июльгә кадәр (язгы чор) һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр (көзге чор).

Бүген, 16 сентябрьдә, Борай районында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе эшли башлады. 106 егет комиссия узачак, шуларның 25е Хәрби көчләргә озату планлаштырыла. Егетләрне хәрби хезмәткә озату 10 октябрьдән соң башланачак.

Хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясе чорында “кайнар линия” телефоннары эшли. Борай һәм Мишкә районнары хәрби комиссариатына 8(34749)2-40-46, Борай авылы хәрби-исәп өстәленә 8(34756)2-15-01 номерларына шалтыратырга була.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас