

Колай егете махсус хәрби операция зонасында дүртенче ел. Илебез иминлеген якларга ул 2022 елда китә. Дүрт ел эчендә әллә ничә тапкыр каты яраланып госпитальгә эләгә. Безнең дә аның белән очрашып, сөйләшеп утыру мөмкинлеге булмады. Чөнки ул кыска вакытлы ялдан киткән чагы иде. Героебызның тормышы, хезмәт юлы турында аның тормыш иптәше Галимҗанова Ләйсән Гайнелҗан кызы сөйләде. Тыныч, йомшак күңелле, тормыш юлында бик күп авырлыклар аша узган сугышчының тормыш иптәше иренең хәтер йомгакларын сүтте.
– Мансаф төбе белән Колайдан. Кушманак мәктәбендә урта белем алганнан соң элеккеге “Искра” колхозында төрле эштә йөри. Аннары инде унсигез яше тулу белән армия сафына алына. Хезмәт юлын Түбән Новгород өлкәсендә үтә. Армиядән соң себер якларында эшләп йөри. Өлешчә мобилизация башлану белән Мансафка да повестка килә. Ул үзе өйдә булмый. Повестканы әнисе алып кала. “Бармыйсың. Җибәрмим”, – дип карадым. Ул миңа кырт кисеп кенә: “Юк, ния мин бармаска тиеш? Мин качып ятарга җыенмыйм. Барам!” – дип әйберләрен җыя башлады. Шул вакытта минем ничек итеп көяләнгәнемне үзем генә беләм. Бик каты борчуларга, сагышларга салып ул махсус хәрби операциягә кузгалды. Менә дүртенче ел инде ул анда. Инде нәрсә генә күрмәде. Нинди генә яраланулар алмады. Һаман да анда. Кыска вакытлы ялга кайтып тора. Әле менә күптән түгел генә кайтып китте. Суворов медале белән бүләкләнде. Ничек кенә булмасын, күпме генә авыр булса да ул беркайчан да уфтанмый, зарланмый. Безгә сиздерми. Аның шундый чыдам, түзем булуына сокланам һәм горурланам да. Мансаф ул чын ир-егет. Мин үзем Бакалы авылында ишле колхозчы гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килгәнмен. Гаиләдә иң бәләкәе булсам да, иркәләнеп утырырга вакыт булмады. Әти-әни иртәдән кичкә кадәр колхозда эштә иделәр. Ә өйдәге, йорттагы эш безнең өстә булды. Бакалы авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын икмәк пешерү комбинатында пешекче булып башладым. Аннары инде район үзәк дәваханәсендә санитарка булып 17 ел эшләдем. Сәламәтлегем какшап киткәч, эштән туктадым. Мансаф та минем өйдәрәк булуыны теләгәч, аңа каршы килмәдем. Һәрвакыт хәбәрдә булып, аны кайгыртып яшим, – дип сөйләде Ләйсән.
Менә шундый хәстәрлекле хатыннары, якыннары булганда гына ир-егетләребезгә алдынгы сызыкта күпкә җиңел булачак.