Армиягә китә егетләр

Русия Армиясенә язгы призыв ахырына якынлышып килә. Яшь егетләр Ватан алдындагы бурычларын үтәргә әзер. Бүген, 18 июнь көнне, районыбызның өч баһадирдай егетен армия сафларына озаттык. Сәетбай авылыннан бертуган Фируз белән Фидус Биктимеровлар һәм Борайдан Азамат Йосыпов хәрби хезмәткә юл тоттылар.

Булачак солдатларны озатырга аларның әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм якыннары җыелган иде. Район җитәкчелеге исеменнән хакимиятнең эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Хуҗин  чыгыш ясады.

– Туган җирне саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы. Кайда гына булсагыз да, үзегезнең Борай якларыннан икәнлегегезне онытмагыз. Сез – районыбызның йөзе. Намус белән хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Илдә тынычлык булсын. Онытмагыз, сезне туган ягыгызда көтәләр. Сезгә бары тик ак юллар. Безнең Борай районы егетләре солдат исеменә тап төшермәс, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп, безнең тынычлыгыбызны саклап, туган авылыбызга, әти-әниләре янына исән-имин әйләнеп кайтырлсыз дип ышанабыз, - диде Фәрит Рәшит улы.

Булачак солдатлар гына түгел, үз балаларын хәрби хезмәткә озатучы әти-әниләр өчен дә дулкынландыргыч көннәр бу. Әлегә кадәр яныңда булган сабыеңны чит, таныш булмаган җирләргә, бер белмәгән кешеләр янына озату күңелләрне телгәли. Бер елга гына булса да... Егет булып җитешсәләр дә, әти-әни өчен һаман бала шул алар.

Якыннар белән саубуллашу мизгелләре бик авыр, әмма егетләр сер бирмәде, елмаеп, “Тиздән кайтырбыз”, дип саубуллаштылар.

Бер ел вакыт сизелмичә дә узып китәр, Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәп, исән-сау туган якларга кайтырга язсын егетләргә.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас