

Камилҗановлар гаиләсе барлыкка килүенә – 16 ел. Бер кыз белән бер ул тәрбиялиләр алар. Икесе дә беренче санлы мәктәп укучылары, Азалия – тугызынчы, Азамат җиденче сыйныфны тәмамлады.
Минем белән сөйләшүе Лилиягә җи-ңелдән бирелмәде, әмма яугир хатыны буларак, ул сугышның никадәр аяусыз икәнен белә, төшенкелеккә бирелми. Телефонының һәр шалтыратуын сискәнеп алуы, ара-тирә уфтанып куюы да һәр көне генә түгел, һәр минуты да ыгы-зыгылы икәнлеген аңларга була.
Лилия Рәүдәт кызы – “Седой” позывнойлы яугирнең тормыш иптәше. Яңа Кизгән авылында туса да, ике яшеннән Борайда яши ул. Икенче санлы гимназияне тәмамлагач, Благовещен шәһәрендә төзелеш көллиятендә хисапчы һөнәрен үзләштерә. Бүгенге көндә район ветеринария станциясендә эшли. Тормыш иптәше Аязны Яңа Кизгән авылының сабантуенда очрата Лилия.
– Илебездә махсус хәрби операция игълан ителгәч, Аязның анда юллануы көн кебек ачык иде. Яхшы аңлыйм: һәр ир-атның бурычы – туган илне саклау. Аларның гаиләсендә илсөярлек, Ватанга карата сөю шулкадәр нык тәрбияләнгән. Махсус хәрби операциягә 2022 елда өлешчә мобилизация кысаларында чакырылды ул. Күз яшьсез озатып булмады. Хатын-кыз буларак, иремнең СВОга баруын теләмәдем. Әмма миңа Аяз болай җавап кайтарды: “Мин малай үстерәм, ул миннән үрнәк ала”, – дип сөйли Лилия.
– Иптәшем белән аралашканда юк-бар проблемалар сөйләп, аны борчырга тырышмыйбыз. Балаларга да әйтеп куйдым: без тыныч тормышта һәр мәсьәләне хәл итә алабыз, әтиегезне борчымагыз, дидем. Алай да сугышчы гаиләләренә, балаларына республика һәм район хакимияте тарафыннан ярдәм зур. Мәктәптә укучы балалар бушка ашый, кайчак үземә җайсыз булып китә. Шуңа күрә ярдәм сорап каядыр мөрәҗәгать итмәскә тырышабыз. Тик бер теләк: тизрәк сугыш бетсен, якыннарыбыз гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтсын, – бөтен теләге шул Лилиянең.
Ике мең чакрым каршылык түгел... Юлга җыенганда менә шундый уйлар этәрә Лилияне. Үткән елның июлендә кинәт кенә Аязын күрәсе килеп, тиз арада билетын да ала, әйберләрен дә җыя, юлга да чыгып китә ул. Аяз хатынының теләгенә каршы килмәгән, тик юлның хәтәр булуы турында кисәткән. Ләкин Лилия курка торганнардан түгел. Ерак юл аны куркытмаган.
“Юлда куркыныч булдымы?” дигән сорауга Лилия бер дә уйламый җавап бирде: “Мине иремне күрү теләге канатландырды, ә бу хисләр – куркудан көчлерәк”.
Соры панельле күп катлы йортлар, тулы чүп контейнерлары, мәйданчыклар, аралашучан һәм ачык йөзле кешеләр каршы ала Лилияне анда.
– Сөеклемне күргәч, аякларым тотмый башлады. “Менә ул, җаныкаем минем! Исән!” Без көтеп алынган ике көнне бергә үткәрдек. Озатырга дип автовокзалга килгәч, икебез дә бик моңсуланып калдык. Мин юл буена елап кайттым, дисәм дә була, – ди Лилия. – Беренче баруым уйланмаган җирдән барып чыкса, икенче сәфәргә алдан планлаштырып чыктым. Билетын да алдым, фатирын да таптым. Ансыннан әле күптән түгел генә кайттым. Аязга килгәндә, ул шундый ук изге күңелле, якты, ярдәмчел кеше, тик тагын да кыюракка, җитдирәккә әйләнгән. Сугышчан рухлы, тәвәккәл. Өйгә исән-имин һәм җиңү белән кайтырга планлаштыра. Ә минем планнарым – яшәргә, балаларны үстерергә, көтәргә, яратырга һәм ышанырга.
Фото Лилия Камилҗанованың шәхси архивыннан.