Чик сакчылары көне уңаеннан, Борай районында тантаналы чаралар оештырылды

Бүген, 28 май – чик сакчылары көне уңаеннан, районда тантаналы чаралар оештырылды.

Төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән кыю йөрәкле егетләрнең бу көнне җыелып бәйрәм итүе матур традициягә керде. Бүгенге тантаналарда истәлекләр барланды, автойөреш узды, чик сакчылары һәйкәленә, Батырлар Аллеясенә чәчәкләр салынып, веноклар куелып, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган егетләр бер минут тынлык белән искә алынды.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас