

Бу абзыйны язмыш җиле бик күп авырлыкларга салган. Бу исә аның йөзенә бәреп чыгып күренеп торса да, ул аны яшерә белде. Аның күзләрендә горурлык, шул ук вакытта борчылу хисләре чаткысы да бар иде. Иске Карагыш авылы клубы мөдире Роза Солтанова һәм авыл китапханәчесе Таңсылу Хәмәтова әлеге йортта еш кунак икән. Бу көнне дә алар үзләренең электән таныш абзыйларының хәлен белергә дип килгәннәр. Әлбәттә, буш кул белән түгел – Рамил Корбановка чәй табынына күчтәнәчләр белән. Абыйга аны ихтирам итеп, килеп хәл-әхвәл сорашып торулары бик тә зур куаныч. Ул өй түренә чакырып, ару гына калынлыктагы гаилә альбомын алып килеп, безгә рәсемнәрне күрсәтте: тормыш һәм өмет белән тулы, елмаеп торган ике егет. Олысы шат күңелле, эчкерсез, ә кечесе һәрвакыт акыллы һәм җаваплы була. Аларның балачагы, олы тормышка беренче адымнары турында сөйләгәндә, аның тавышында зур горурлык яңгырый иде. Ләкин бу горурлык артында аталарча тирән бер борчу да бар. Әти кеше улларының кулы белән башкарылган эшләрен күрсәтеп, барысын да йөрәге аша үткәреп сөйләде. Һәр сүзе мәхәббәт һәм әрнү белән сугарылган иде. Ул аларның Ватан өчен мөһим эш башкаруы турында бәян итте. Фронттан килгән һәр яңалык – йөрәккә суга торган хәбәрләрне дүрт күзләп көтү түзә алмаслык дәрәҗәдә кыен икәнлеге турында сыкрап әйтте:
– Улларымның хәрби булулары белән чиксез горурланам. Тик, озак вакыт хәбәр килми торса, йөрәккә урын табып булмый. Дөньялар тыныч булып, улларымның исән-имин туган йортларына кайтуын көтеп калам.
– Без аңа мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышабыз. Аның уллары кебек кешеләрнең никадәр мөһим булуы, аларның батырлыгын һәм фидакарьлеген кадерләвебез хакында сөйлибез. Ул башын селки-селки тыңлый, ләкин аның күзләрендә һаман да шул ук моңсу сагыш кына. Улларының исән кайтуына өмет, баш өстендәге тыныч күккә, боларның барысы да мөмкин кадәр тизрәк бетәчәген көтеп яши ул, – ди Роза Солтанова.
Вакыт сизелми генә үтеп китте. Бу күрешү безнең йөрәкләрдә тирән эз калдырды, тынычлыкның бәясен һәм бүгенге тормышыбызны саклаучылар турында искә төшерде.