

– Абыйлы-энеле туганнарым – ил сакчылары. Бу – бик тирән мәгънәле һәм горур сүзләр. Мин аларның батырлыклары өчен шатланам һәм нык итеп горурланам. Аларның бер-бер артлы икесенең дә контракт төзүләре безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Иң беренче булып Булат апаем, 2023 елның май аенда үзирке белән контракт төзеп, алдынгы сызыкка киткәнен белми дә калдык. Әйтми китте ул безгә. Эшкә китәм, дип кенә чыгып киткән туганым берничә көннән соң шалтыратып: “Апа, мин махсус хәрби операциядә”, – дип әйткән сүзләре бүгенгедәй колагымда чыңлап тора. “Нишләп? Ни өчен?”, – дигән сорауларыма ул: “Апа, шулай кирәк. Мин чын ир-егет. Качып кала алмыйм. Мин илебезне, сезне сакларга тиеш. Бар да яхшы булыр”, – дип сүзен кыска тотып, телефонын куйды, – дип, әңгәмәбезне башлады Булатның апасы Ләйсән.
Булат Рәвил улы туган авылында мәктәпне тәмамлагач, Борайда 154 санлы һөнәрчелек училищесында укый. Тракторчы таныклыгы алгач, армиягә китә. Солдат тормышында яшәп, намус белән хәрби хезмәтен үтеп кайта. Аннары инде һөнәре буенча районның һәм республиканың төрле оешмаларында эшли. Матур гына эшләп йөргән җиреннән махсус хәрби операциягә барырга карар кыла. Өч тапкыр кыска вакытлы ялга кайтып китә. Ялда чагында әнисенә һәм бертуганнарына бик ярдәм итә. Апасы Ләйсәннең балаларына аеруча булыша. Хәтта апасы: “Юк, апаем, үзеңнең тормышыңа җый, безгә кирәкми”, – дисә дә, ул сабыр гына: “Юк, апа, мин аннан әллә кайтам, әллә юк. Әлегә кулымнан килгәнчә сезгә ярдәм итәм әле”, – дип әйткәнен Ләйсән бүгенгедәй хәтерли. Бу турыда сөйләгәндә апасының күзләреннән яшь бәреп чыкты.
– Булат, 9 февральдән башлап элемтәгә чыкмый. Соңгы сөйләшүебез шул көнне булды. “Апа, без әле Красный Лиман шәһәрендәбез. Озакламый штурмга кереп китәм. Минем янымда дүрт дустым бар”, – диде. Мин тыңлап тордым да сизенгән сыман: “Апаем кемнең дә булса телефон номерын калдыр әле. Әгәр сиңа элемтәгә чыга алмасак, шул дустыңа дәшәрмен”, дидем. Ул соңрак: “Апа, җибәрермен”, – диде дә элемтә өзелде. Менә өч айга якын инде элемтәгә чыкмый. Юк, ышанмыйм мин аның югалуына. Ул исән, ул һәлак булырга тиеш түгел. Чөнки ул бик җитез һәм көчле рухлы кеше. Узган елда да шулай өч ай элемтәгә керми торгач, хәбәргә чыккан иде. Монысында да шулай булыр әле, дип көтәм. Ә көтәр кешең булганда безнең батыр егетләребез исән-сау кайтачаклар, – дип туганы турында сөйләде Ләйсән.
Әйе, чынлап та “Сармат” позывнойлы егетебезнең көчле рухлы ир-егет икәнен беләбез. Чөнки ул 2024 елда махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен БР Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан Шәйморатов медале алу бәхетенә иреште. Бу бүләгеннән тыш ул “Махсус хәрби операциядә катнашучы” һәм “Танк гаскәрләре” медальләре белән дә бүләк-ләнгән.
– Булат кыска вакытлы ялыннан киткән саен: “Апа, мин үземнең кая киткәнемне беләм. Шуңа күрә нәрсә генә булса да мине анда калдырма. Ничек тә табып, алып кайтырга тырыш”, – дип йөрәгемне әрнетерлек сүзләр әйтеп китә. Шулай да мин аны элеккечә елмаеп, колачларын җәеп минем янга кайтып керүен көтеп торам, – ди туганы.
Ләйсән бик тә көчле ханым. Гомер юлында бик күп борчулар аша узса да, ир туганнарына терәк һәм таяныч булып тора.
– Руслан, Булат беренче кыска вакытлы ялына кайткач, махсус хәрби операциягә китәрә булды. Ике бертуган арасында нинди сөйләшүләр булгандыр, белмим. Алар ирләрчә утырып сөйләштеләр дә Булат китте, аңардан соң күп тә тормый Руслан абыйсы да кузгалды. Руслан да берүзе китмәде, үги әтиебез Радис белән. Үги әти, дип тә әйтеп булмый инде. Чөнки ул безне һәрвакыт үз балалары сыман кабул итте. “Улым”, “кызым”, дип кенә дәшә иде. Бу юлы инде безнең гаиләдән ике ир-егетебез бер көнне махсус хәрби операциягә китте. Русланның да балачак һәм яшьлек еллары энесе Булатныкы сыман. Шулай ук авыл мәктәбе, һөнәрчелек училищесы, армия сафлары һәм хезмәт юлы. Руслан бик тыныч холыклы, кешелекле булып үсте. Аның позывное да үзенең характерына бәйле – “Тихий”. Туганнарым исән-сау йөрсеннәр, дип көн-төн теләсәм дә, Русланнан узган ел октябреннән башлап хәбәре юк. Бик нык борчылам. Беркайчан да, бернидән дә зарланмады. Курку хисе аңа гомумән дә ят иде. Барысы да җитүен, кирәк-яраклар белән дә тәэмин ителешнең әйбәт булуын һәрчак әйтеп килде. Командирларын мактый иде. Минем туганнарым өчен бер яклап горурлану хисе булса, икенче яклап нык итеп борчылам. Ә әни йөрәге ничек түзә икән, ике газизе ут эчендә бит. Аның алар турында уйламаган чагы юк. Узган ел гыйнварда тормыш иптәше Радис абыйны да югалтты. Руслан белән бергә киткән Радис Әрдәшов “Батырлык өчен” һәм “Каһарманлык өчен” медальләре белән һәлак булганнан соң бүләкләнә. Алгы сызыктагы егетләргә кыюлык телим. Иртәме, соңмы батырлар өйләренә исән-сау әйләнеп кайтсын. Өйгә, әти-әни, балалар янына кайту һәм аларны кайчан да булса күрермен, дигән ышану теләге анда чиксез зур көчкә ия. Шул өмет чаткысын сүндермәсеннәр, нык булсыннар, – дигән өмет сүзләре белән әңгәмәсен тәмамлады Ләйсән Шәйдуллина.