

Борай авылында күпбалалы гаиләдә икенче бала булып туа Фәйрүзә Шакирова. Икенче санлы мәктәпне тәмамлагач, үзәк дәваханәгә санитарка булып эшкә урнаша. Аннары озак еллар район кулланучылар җәмгыятенең ашханәсендә савыт-саба юучы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерә.
Улы Альберт үз теләге белән контракт төзеп китүе Фәйрүзә Иксан кызы өчен көтелмәгән хәл, аяз көнне яшен суккан кебек була. Шулай да, каршы килми улының карарына. “Ир кеше үз илен сакларга тиеш!” – дип озатып кала ул улын.
Альбертның һәлак булган хәбәренә Фәйрүзә апаның ышанасы килмәде. Ана күңеле ризалашмый, ул барыбер көтә. Тик, язмыштан узмыш юктыр, дигәндәй, бу дөрес булып чыга. Тырыш, мәрхәмәтле, ярдәмче – якыннары, классташлары, дуслары, укытучылары аның әнә шул сыйфатларын искә ала.
Альбертның әнисен, апасын, туганнарын ташлап киткәнгә озакламый ике ел була. Фәйрүзә ханымның улын бер генә минутка да уйламаган вакыты юктыр. Зурайтып, хәрби киемдә төшкән фотосын стенасына элеп куйган. Без баргач та шул фотосурәтне күрсәтеп батыр яугиребез турында хатирәләрен яңартты.
– Көн дә сөйләшәм улым белән. Тиргәшеп тә куям. Бала югалту бик авыр. Берсенә дә күрсәтмәсен. Язмышның үз планнары икән шул аның. Без дигәнчә генә бармый. Ничек тә түзәргә кирәк. Ә бит башкача яшәп тә булмый. Елыйсы килгән чаклар күп инде ул. Тик тормыш үземне кулда тотарга өйрәтте. Авыр булса да, түзә беләм инде мин хәзер. Альберт бик дусчан егет булып үсте. Дуслары да күп булды. Малайларга хас булмаган бер сыйфаты бар иде аның – чәчкәләрне нык яратты. Моның барысын да югалткач кына аңладым... – әнә шулай дип җан яраларына дәва таба Фәйрүзә ханым.
Бүгенге көндә Фәйрүзә Иксан кызы улының фотосурәте яныннан тере чәч-кәләрне өзми. Шиңгәннәрен ташлап, яңаларын куеп тора. Бу инде традициягә кергән. Яңгыр дими, буран дими, кояшлы көн булсынмы, тере чәчкәләр өчен бара ул кибеткә. Сурәте янында Альбертның һәлак булганнан соң бирелгән Батырлык ордены да тора.
Фәйрүзә апа кайгысын күңеленең бер ягына качыра да, кызы Альбина, биш оныгы һәм ике оныкчыгы дип яши. Алай да, бер оныгы махсус хәрби операциядә катнаша. Алмаз армия сафларында хезмәт иткәндә хәрби булу теләге белән контракт төзи. Тыныч тормышта хезмәт итсә дә, СВО башлангач, яу кырына китә. Әле күптән түгел генә кыска ялга кайтып китә егет. Дәү әнисенә дә кунакка килә. Олы кунак итеп сыйлап җибәрә оныгын Фәйрүзә апа. Бергәләшеп концертка да баралар.
– Улымны югалтсам да, аның нәселе дәвам итә. Оныгым белән элемтәдә торабыз. Яңалыклары белән бүлешә. Яу кырына озатулары гына авыр икән. Ә көтүләре икеләтә авыр. Алмазымның исән-имин кайтуын көтеп калабыз, – ди оныгын сагынып язмамның герое.
Ана кеше өчен баласын югалтудан да ачырак кайгы юк. Фәйрүзә Иксан кызы иңнәренә төшкән сынауларны күтәрергә, ары таба яшәргә үзендә көч таба һәм оныгының кайтуын зарыгып көтә. Без дә Алмазның һәм яу кырында булган якташларыбызның исән-имин кайтуларын көтеп калабыз.
Фото Фәйрүзә Шакированың шәхси архивыннан.