

“Бүгенгедəй хəтерлим, 2022нче ел иртə белəн кече улым Тимурны балалар бакчасына илттем. Юлда телефонны ачып яңалыклар белəн танышырга булдым. Русия Президенты В.Путинның мөрəҗəгатен укыдым да, уелып киттем. Шул көннəн башлап безнең өйдə махсус хəрби операция турында сүз барды. Эдуард ике ел буена махсус хəрби операциягə барам дип кыешты. Күпбалалы гаилə буларак аны тəүдə алмадылар. Ахырында үз ирке белəн контракт төзеп китəргə булды. Яшермим, күз яшьлəре, бу карарыннан кире кайту турында үгетлəүлəр булмады түгел. Шунда ул ирлəрчə ныклылык белəн: “Мин балаларыбызның тыныч,
имин, ирекле илдə яшəүлəрен телим”, – диде. Яшермим, кайберəүлəр: “Алар акча өчен китте”, – дигəн сыман фикерлəрен дə яшереп тормадылар. Балаларыбыз борчылды инде бу хəбəрне ишеткəч. Əтилəре махсус хəрби операциядə чакта борчылуларын сиздерəлəр иде. Хəзер инде əтилəре белəн горурланалар. Мин дə ирем өчен горурлык хислəре кичерəм. Озак эзлəдем мин аны. Шулай да аны кайтарту юлын таптым”, – дип сөйли Лəйсəн Сəлимова.
Лəйсəн Венер кызы Борай авылында туып-үсеп беренче мəктəптə белем ала. Аннары Уфада чəч кисүче һөнəрен үзлəштерү курсын үтеп, көнкүреш хезмəте йортында хезмəт юлын башлап җибəрə. Борайга кунакка килгəн Караидел егете Эдуард белəн танышып, гаилə коралар. Өч балага гомер бүлəк итəлəр. Матур гына яшəп яткан мəлдə мобилизация, махсус хəрби операция башлана. Бу исə Сəлимовлар гаилəсен дə читлəп узмый. Патриотик рухта тəрбия алган
Эдуард та дуслары белəн беррəттəн алгы сызыкка баса, безне якты дөньяда яшəтү өчен үзенең гомере белəн түли.
“Эдуард алгы сызыкта булганда гел хəбəрдə булдык. Иртəгə заданиегə барабыз дип иртəнге күлемдə дəште. Шул мизгелдə минем йөрəгем төшеп киткəн сыман булды. Шуннан инде мин аны югалттым. Айлар буена эзлəдем. Бəлки яраланып госпитальгə яки əсирлеккə элəккəндер дип эзлəдем, көттем. Ничек кенə булса да, исəндер дигəн өметемне өзмəдем. Гəүдəсен алып кайтканчы аның үлеменə ышанмадым. Кызганычка каршы 15 сентябрьдə төпчек улыбызның туган көнендə əтисенең үлеме турында хəбəр алдым. Тəүдə ышанмадым. Бəлки ялгышлыктыр дигəн уй да керде башыма. Хəтта дуслары да “Эдик үлə торган кеше түгел, кайтып керер əле” дип мине юаттылар. Ничек кенə булса да, ул безнең янга тимер табутта кайтты. Аны җирлəүгə шактый гына вакыт узса да, мин аны барыбер дə көтəм. Кайтыр дип ышанам”, – дип сөйли тормыш иптəше Эдуард турында Лəйсəн.
Борай районы егетлəренең һəркайсы бүген тынычлык өчен батырларча көрəшə. Һəркем сугышка аяусыз дошманны юк итү өчен китте. Һəрбер якташыбыз өенə җиңү белəн кайтсын иде. Ə өйдə аларны əнилəре, тормыш иптəшлəре һəм якыннары каршы алыр.