

Илдар Казахстанда туса да, бала һәм үсмер чагы Чалкак авылында үтә. Белемне дә биредәге мәктәптә ала. СВО башлангач, өлешчә мобилизация белән илен сакларга китә. Ничәмә тапкыр яраланса да, сафта кала. Аның турында “Ромео” позывнойлы командиры да уңай характеристика бирә.
“Илдар Гыйниятуллин хезмәтен Үзәк хәрби округның 90нчы гвардия танк дивизиясенең 428нче мотоукчылар полкының разведка ротасында өлкән разведчик, сержант званиесендә үтәгән. Хезмәт вакытында ул үзен җаваплы, тәртипле һәм башкаручы хәрби хезмәткәр итеп күрсәтте. Югары һөнәри әзерлеге, хәрби хезмәтен белүе белән аерылып торды. Аналитик фикерли, катлаулы ситуацияләрдә тиз карар кабул итәргә сәләтле, стресска яхшы чыдамлылыкка ия иде. Югары дисциплинасы белән аерылып торды. Хезмәт вакытында ул үзенең компетенциясен берничә тапкыр раслый алды, сугыш бурычларын үтәүдә актив катнашты. Шулай итеп, 2025 елның 10 июнендә сержант И.Р. Гыйниятуллин Срибное авылы янында дошман резервларын барлау һәм күзәтү буенча куелган хәрби бурычны үти. Өлкән разведчик кече төркем составында төп төркемнең хәрәкәтен каплый, кыю һәм тәвәккәл эш итә, төгәл ату белән дошманга максатчан ут атарга мөмкинлек бирми. Батырлык һәм осталык күрсәтә, вакытында ачылган ут нәтиҗәсендә, разведка төркеменең шәхси составын бурычны үтәгәндә югалтуларны булдырмый кала. Бурычны үтәгәндә батырлык һәм каһарманлык күрсәтә. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә”.
Моны һәм Илдарның башка батырлыклары турында Айдар Рәфил улы җентекләп сөйләде. Укучылар да, укытучылар да аны зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр
Укучылар “Батырлык каян килә?” дигән сорауга җавап эзләде. Батырлык әти-әни мәхәббәтеннән, туган җирдән, Илдар кебек тирә-юньдәге кешеләрдән килә дип нәтиҗә ясады алар.
– Максатым – балаларда ватанпәрвәрлек хисләрен уяту, туган җирне яратырга, туган телебездә сөйләшергә өйрәтү. Алар районның намуслы гражданнары, ил яклар ир булып үссеннәр иде. Гомер бик кыска. Яшь буын белән горурланырлык булсын! – диде Айдар Рәфил улы очрашу азагында.