

Ирина ханымны Зур Бадрак авылындагы балалар бакчасында очраттык.
– Наилнең һәлак булганына бер елдан артык вакыт үтеп китсә дә, ул безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак, аның батырлыгы онытылмаячак. Бу коточкыч хәлдән соң бик авыр булды. Әлегә әзрәк тынычлангандай кебекмен, тик вакыты белән бик моңсу булып куя. Балалар дип алга атлыйм инде, – дип күз яшь-ләрен сөртә әңгәмәдәшем.
Ирина Рәүдәт кызы Каратамакта туып-үсә. Башлангыч мәктәпне дә туган авылында укый. Аннары Кушманакта укуын дәвам итеп, кулына аттестат ала. Уку дәверендә спорт белән актив шөгыльләнә. Җәен, көзен һәм язын йөгерсә, кышын чаңгыга баса ул. Балачактан ук укытучы булырга хыялланган кызыкай документларын Бөре педагогия институтының башлангыч сыйныфлар факультетына илтеп бирә. Хез-мәт юлын да шул ук вакытта, Каратамак авылы мәктәбендә башлый. Бер елдан соң Абзай мәктәбенә күчә. Булачак тормыш иптәше Наилне очратканчыга кадәр шунда тырышып эшли. 2001 елда килен булып Үләй авылына килгәч, эшен күрше авылда дәвам итә. Кызлары Регина, уллары Рамил туа. Берләч авылы мәктәбе ябылгач, Зур Бадрак балалар бакчасында мөдир булып эшли. Тәрбияче дә әле ул. Бүгенге көнгә кадәр сабыйларга икенче әни булып, әлеге һөнәргә тугры кала. Ул – үз эшенең остасы, бай педагогик стажлы, мәктәпкәчә тәрбия бирү методикасын тирәнтен белүче, үз эшенә бирелгән, намуслы, итагатьле, ярдәмчел тәрбияче.
– Ирина Рәүдәт кызы – һәр кеше белән уртак тел таба, балалар өчен чын мәгънәсендә үрнәк булырлык кеше. Яхшы киңәшен беркайчан кызганмас, каты итеп эндәшә белмәс. Ярдәм сорап килгәндә дә борып җибәргәнен хә-терләмибез, – диләр аның турында коллегалары.
Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен, сабыр холыклы, ачык йөзле, тәмле телле тәрбиячене, мөдирне нәниләр дә, ата-аналар да, хезмәттәшләре дә яраталар, хөрмәт итәләр.
Ирина ханымның тормыш иптәше Наил һәрвакыт терлекчелек һәм мал-туар асрау белән кызыксына, үзенең хуҗалыгы һәм эре мөгезле терлекләр үрчетү турында хыяллана. Шуңа күрә ул гомерен терлекчелек белән бәйли, үзмәшгуль була.
Ирина Рәүдәт кызы әйтүенчә, Наил Хатип улы 2024 елның башында ук контрактка кул куярга уйлый. Әмма улларының армиядә булуы тоткарлап кала. Рамил хезмәтен тәмамлап кайтып, ике-өч ай тирәсе үтүгә әтиләре контракт төзеп, яу кырына китә. Ватанының зур патриоты буларак, бу темага бик җаваплы, бик җитди карый Наил Хатип улы. Кызганычка каршы, биргән антына соңгы сулышына кадәр тугры булып, батырларча һәлак була.
Якыныңны югалту – һәр-кем өчен иң авыры. Ә Наил Хатип улының хатыны, улы-кызы, әти-әнисе, туганнары өчен дә бу әйтеп бетерәлмәс югалту. Тик тормыш дәвам итә, ничек тә яшәргә кирәк.
Ирина Рәүдәт кызын кайгы сындырса да, ул үзендә яшәргә көч тапкан. Бәхәссез, якташыбыз Наил Рафыйков безнең азатлык, Ватан өчен яу кырларында башларын салган батырлар исемлегендә мәңгегә калачак.
Фото гаилә архивыннан.