Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
2 апрель , 15:27

Автомат урынына пульт

Башкортстан Республикасы Башлыгының РФ Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Артур Юмагужин сүзләренчә, 90нчы танк дивизиясенең 428нче мотоукчы полкы сугышчыларының 90 проценты Башкортстаннан. Күпләр монда өлешчә мобилизация кысаларында эләккән. Алар арасында күрше районның Түбән Балтач авылыннан «Гном» позывнойлы сугышчы да бар. Махсус хәрби операция башланганнан бирле Анатолий Давлеев икеләнмичә Ватанны саклауга баса һәм үзенә йөкләнгән бурычларны батырларча үти.

Автомат урынына пульт
Автомат урынына пульт

Борынгы заманнардан ук ир-егетләребез үз җирләрен яклыйлар. Бөек Ватан сугышы геройларының, махсус хәрби операциянең, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның батырлыклары – бу каһарманлык һәм фидакарьлек үрнәге.

Башкортстан Республикасы Башлыгының РФ Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Артур Юмагужин сүзләренчә, 90нчы танк дивизиясенең 428нче мотоукчы полкы сугышчыларының 90 проценты Башкортстаннан. Күпләр монда өлешчә мобилизация кысаларында эләккән. Алар арасында күрше районның Түбән Балтач авылыннан «Гном» позывнойлы сугышчы да бар. Махсус хәрби операция башланганнан бирле Анатолий Давлеев икеләнмичә Ватанны саклауга баса һәм үзенә йөкләнгән бурычларны батырларча үти.

Мобилизация башланганнан бирле «Гном» авыр сынаулар юлын уза, рухи ныклылык һәм сыгылмаслык ихтыяр күрсәтә. Һәр көн хәвеф белән тулы, һәр минут батырлык һәм тәвәккәллек таләп итә. Авырлыкларга карамастан, үз бурычына тугры кала һәм Ватанны саклаучы буларак иң яхшы сыйфатларын күрсәтә.

«Гном»ның сугышчан юлы Казандагы өйрәнүләрдән башлана. Аннары сугышчан иптәшләре белән бер ай Ростов өлкәсенең Миллерово шәһәрендә үткәрә. 2023 елның гыйнварында ЛНРга керәләр, Северодонецкта, Кременнойда урнашалар. Соңгы шәһәр алар оборонасында ел буе була. Безнең сугышчылар урныдагы халыкка, тыныч халык арасыннан яраланганнарга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Нәкъ менә шул вакытта «Гном» үзенең беренче дәүләт бүләген – «Һәлак булганнарны коткарган өчен»  медален ала. Шулай ук генерал Шайморатов, II дәрәҗә «Батырлык өчен», 428нче мотоукчы полкының «Донбассны азат иткән өчен» медальләре белән дә бүләкләнгән.

2024 елның июленнән «Гном» яңа белгечлек үзләштерә – хәзер ул БПЛА операторы. Артур Юмагужин сүзләренчә, заманча сугышта пилотсыз очкычлар алдынгы урынны алып тора.

− Дрон − бик кирәкле һәм нәтиҗәле корал. Алар ярдәмендә штурмовикларга азык-төлек тә, сугыш кирәк-яраклары да китерелә, дошманның терәк блиндажлары юк ителә. БПЛА безнең сугышчыларның тормышын саклап калу максатларында да кирәк, − ди «Гном».

 

Мобилизациягә кадәр Анатолий Давлеев Пермь краенда «Энергоком» оешмасында машина йөртүче булып эшләгән. СВО башлану белән үз тормышын һәм эшен Ватанны саклау белән бәйли. Узган елның апрелендә хезмәтне дәвам итү турында контракт төзегән.

Сугышчыларның сүзләренә караганда, махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк алар халыкның зур ярдәмен тоя. Кайвакыт үз үтенечләре белән мөрәҗәгать итәләр.

− Безгә гуманитар ярдәмнән башка бик кыен булыр иде. Кулдан килгәнчә ярдәм иткәннәре өчен якташларыбызга зур рәхмәт, − дип рәхмәт белдерә сержант.

 

Чыганак: https://tatvestnik-t.ru/articles/common_material/2026-03-13/pult-vmesto-avtomata-4612940 

Автор:
Читайте нас