Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
25 март , 13:47

Борайда «Аҗаган 2.0» уенының муниципаль этабы узды

Бүген, 25 март көнне, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә урта һәм өлкән яшьтәге төркемнәр өчен "Аҗаган 2.0" хәрби-патриотик уенның муниципаль этабы узды. 

Борайда «Аҗаган 2.0» уенының муниципаль этабы узды
Борайда «Аҗаган 2.0» уенының муниципаль этабы узды

«Аҗаган 2.0» «Беренчеләр хәрәкәте» тарафыннан катнашучыларда команда рухы һәм үзара ярдәмләшү, үз илеңә мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук кирәкле күнекмәләр бирү максаты белән оештырылган уникаль хәрби-патриотик уен. «Хәвефсезлек мәктәбе»нең дә өлеше зур әлеге ярышта. «Сугышчан туганлык» оешмасы иганәчелек күрсәтте. 

Командалар алдында мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин, «Беренчеләр хәрәкәте» кураторы Светлана Воронина,  «Сугышчан туганлык» оешмасы әгъзалары чыгыш ясадылар һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр. 

Балаларга мавыктыргыч хәрби-патриотик уенда «Гомумхәрби грамоталылык», «Строй әзерлеге», «Тактик медицина», «Автомат сүтеп-кору» һәм башка  сынаулар үтәргә туры килде.

 Биремнәрнең һәрберсе физик чыдамлылыкны гына түгел, зирәклекне дә, шулай ук беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәрне дә тикшерде. Уен барышында балалар стандарт булмаган бурычларны хәл итеп һәм каршылыкларны җиңеп, үзләренең җитез һәм тиз реакцияләрен күрсәттеләр.   Алар, белемнәрен тормышта кулланып, беренче ярдәмне дөрес күрсәтергә өйрәнделәр.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас