Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
23 март , 11:12

Авырлыкларны бергә җиңеп

Абзай авылы егете Руслан Әхәтов махсус хәрби операциядә һәлак була. Ике елдан артык вакыт үтсә дә, әнисе Әнисә Гафиятулла кызы һәм әтисе Вәкил Хәким улы бүген дә баласын юксыналар. Әти-әни йөрәге, кайгылы хәбәр алган көндәге кебек үк, әле дә сызлый. Тик барысы да юкка булмавына аларның иманы камил.

Авырлыкларны бергә җиңеп
Авырлыкларны бергә җиңеп


Әхәтовлар икесе дә Абзай авылында туып-үскәннәр. Әнисә ханым мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама шәһәрендә штукатур-маляр һөнәрен үзләштерә. Эшкә башта Уфага, аннары Ишембай шәһәренә җибәрәләр. Хезмәт эшчәнлеген Свердловск шәһәрендә токарь булып дәвам итә кызыкай. Әнисе ялгыз калгач, туган авылына кайтырга мәҗбүр була ул.
Вәкил мәктәпне тәмамлагач, Балтач авылында тракторчыга укып чыга. Венгриядә танк гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтып, абыйсы янына Себергә эшкә китә егет. Абыйлары «Бар, Әнисәне алып кил!» – дип, кайтарып җибәрәләр. Алар күптән очрашып йөргәннәр икән бит. Шулай итеп, бер сукмактан атлаган, бер чишмә суы эчеп үскән, бер мәктәпне тәмамлаган яшьләр кавышып, гаилә корып җибәрәләр. Әхәтовлар Радужный шәһәренә күченеп, матур дөнья көтәләр. Әнисә ханым котельныйда – оператор, ә Вәкил ага тракторчы, кранчы булып эшли.
Туган якка күченеп кайтуларының төп сәбәбе Вәкил абыйның чирләве була. Икесе дә колхозга эшкә урнашалар. Әнисә апа башта фермада эшләсә, соңрак почтага күчә. Вәкил абый бригадир була. Абзай авылында яңа йорт салып чыгалар алар.
Әхәтовларның бергә торуларына 40 ел вакыт үтеп тә киткән икән. Ике бала тәрбияләп, тормышка аяк бастырганнар алар. Уллары Руслан махсус хәрби операциядә батырларча һәлак була. Кызлары Сирена Борай авылында гаиләсе белән яши. Әхәтовларның дүрт оныклары бар.
Махсус хәрби операция башлангач, Руслан үзе теләп китү ниятен турыдан-туры әйтми. 2023 елның көзендә, әтисе өйдә булмаганда, әнисенә контракт төзүе турында белдерә.
– Мин урманнан кайттым, Руслан әнисе белән сөйләшеп утыра иде. Шул вакытта гына иртәгәсе көнгә китәсен белдерде. Ул – олы кеше. Карар кылган икән, димәк, уйлаган. «Яхшы итеп хезмәт ит, үзеңне сакла», дип кенә әйтә алдык озатканда, – ди яугирнең әтисе Вәкил ага.
Руслан туганнары белән гел элемтәдә тора. Телефон аша сөйләгәннәреннән чыгып, армиядә хезмәт итеп кайткан егеткә яу кырына күнегү авыр булмый. Беренче алгы сызыкка керүендә үк яраланып, госпитальдә дәвалана. Госпитальдән соң штабка кизү торырга куялар Русланны. Декабрь азагында янә яу кырына кереп китә ул. Моның турыда әтисенә шалтыратып әйтә.
– Безнең гаиләне дә авыр вакыйга читләтеп үтмәде. Без дә сыналдык... «Менә әле машинада барабыз, элем-тә бетә, үзем чыккач, шалтыратырмын...» шул булды Русланның соңгы сүзләре. Көттек. Исән булуына ышаныч югалмады. Руслан нинди генә авыр, катлаулы хәлдән дә чыгу юлын таба торган, чыдам егет иде бит, дип юандык, – диләр Әхәтовлар.
Ана йөрәге баласының шатлыгына да, кайгы-борчуларына да сизгер була. Әнисә ханымны ниндидер шомлы хис чорнап ала. Әмма өйдәгеләргә сиздерми. Улының хәрби заданиедән исән-сау кайтачагына өметләнә. Бәлки, тиз генә шалтырата да алмас, әмма улының исәнлеге турында бер-ике җөмлә булса да язарга вакыт табачагына ышана. Билгесезлек ике айга сузыла. Авыр кайгы бер мизгелдә барлык өметләрне, ышанычларны юкка чыгара.
Әхәтовларның өй түрендә Русланның фотосы тора. Фотодан ягымлы карашлы егет карап тора. Сөлектәй егет дип тә, егетләрнең солтаны дип тә сокландым мин аңа. Инде әңгәмәдәшләрем сүзләреннән чыгып кына да, аның турында тулы бер образ барлыкка килде. Сабыр, төпле, ышанычлы, мәрхәмәтле. Нәкъ менә әлеге сыйфатлары да махсус хәрби операция зонасында ярдәм иткәндер якташыбызга.
Русланның үлүенә ике елдан артык вакыт үтсә дә, әти-әнисе өчен ул һаман да «исән». Менә-менә ишек ачып керер төсле уллары.
– Минем өчен ул һаман исән кебек. Чыгып киткәндә «Улым, өйне сакла» дип чыгып китәм. Кайтып керәм дә: «Улым, мин кайттым» – дим. Аның фотосы белән сөйләшәм. Ә ул елмая, дәшми бер, ичмасам. Уйламаган, еламаган бер минутым бармы икән, – дип күз яшьләре аша сөйләде әни кеше газизе турында.
Гаиләгә көтмәгәндә килгән бәлане, авыр югалту һәм сынауларны бары берләшеп кенә җиңелрәк үткәрергә була. Әхәтовлар дә бер-берсенә терәк, кирәк булып, алдагы көннәрнең тынычлыкта үтүләренә өметләнеп яшиләр.

– Мин ул вакытта да әйттем, хәзер дә кабатлый алам. Руслан – чын ир кеше. Ул Ватанын яклаучылар сафына басты. Мин аның белән горурланам, – ди яугирнең әтисе Вәкил Әхәтов.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас