Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
6 март , 14:03

Ана күңеле – балада...

Тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан, ана күзен ачуга баласы хакында уйлый башлый. Догасыннан калдырмый. Әле тыныч тормышта да балалары өчен җан атып яшәгән аналар, улларын хәрби бәрелешләр кырына озата. Аналар – көтеп яшәүче изге җаннар. Алар көтә белә... Ә көтү – иң авыры. Көннәр генә түгел, хәтта сәгать телләре бик әкрен бара кебек. Әмма ышаныч яшәргә көч бирә.

Ана күңеле – балада...
Ана күңеле – балада...

Әнә шундый әни яши Колай авылында. Яүһәрия Мөгалимованың күңелендә бары тик бер теләк: улы Денис исән-сау кайтсын иде. Һәр иртә баласыннан хәбәр көтеп уяна, аны уйлап йокларга ята. Хәер, үзе әйтмешли, инде ничә ай элеккеге кебек йоклаганы, ашаганы юк аның. Бердәнбер улының кайтуын көтеп яши. Ә Денисның 24 октябрьдән үк хәбәре юк...
Яүһәрия апа бик чибәр һәм мөлаем ханым. Авырлыкларга бирешмәүче, ныклы холыклы, көчле икәне дә сизелеп тора. Улының махсус хәрби операциядә булуын да, язмыш сынавы дип түгел, ә шулай тиеш, дип кабул иткән.
– Махсус хәрби операция башлангач, Денис, чын патриот буларак, яу кырына барырга ниятләде. 2025 елның көзендә контракт төзүен әйтмәде. Китәр алдыннан гына белдерде. Ул көннәрне искә төшерәсем дә килми. Улымны үгетләмәдем дә. Ул бит ир-ат! Кая барасын аңлап китте ул. Аны югалтудан бик курыктым. Шуңа бик авырдан озаттым улымны. Әлбәттә, барысы да яхшы булыр дип ышанам. Без ничек тынычланабыз инде: Аллаһы Тәгаләгә ышанабыз, аннан сорыйбыз, догалар укыйбыз. Ул минутларда Аллаһыга сыену бик ярдәм итә. Ходайдан сорыйм һәм көтәм... Мин тагын нишли алам?! Әмма улымның исән-сау кайтачагына бер тамчы да шигем юк, – дип сагышлары белән бүлеште Яүһәрия Нурлый кызы.
Яүһәрия ханымның тормыш юлы да бик җиңелләрдән булмый. Тумышы белән Колай авылыннан ул. Әниләре каты авырып, вафат булгач, әтиләре дүрт бала белән ялгыз торып кала. Яүһәриягә ул вакытта 15 яшь була. Иң кече туганына нибары биш кенә тулган. Дүрт баланы карарга әтиләренә авыр булгач, ике бәләкәен балалар йортына алалар.
– Әнине югалтканда мин мәктәптә укый идем. Шул елны сигезенче сыйныфны тәмамлап, имтиханнар бирдем. Аннары дуңгыз фермасына эшкә урнаштым. Туганнарым кырына барып йөрдек. Әле дә аралашып яшибез, – ди Яүһәрия ханым.
Озак еллар фермада эшләгәч, Нефтекама егете Айратны очратып, гаилә корып җибәрәләр. Уллары Денис туа. Аны үстереп, укытып, тормыш юлына аяк бастыралар. Яүһәрия апа почтальон булып эшләп китә. Лаеклы ялга чыкканчы, шул эшендә була. Хезмәт стажы 48 елга якын аның.
Шулай матур гомер иткәндә, янгын чыгып, йортлары янып китә Яүһәрия апаларның. Яңа салып чыккан өйләрендә ярты елда яшәргә өлгермиләр алар. Яңадан башлап өй салырга бик авырга төшә Мөгалимова-Вәлиевларга. Авырлыкларны үтеп, улларын өйләндереп, оныклар сөеп, куанып яшәргә генә кала да соң... Тик Денис махсус хәрби операциягә китеп, хәбәрсез югала. Әле күптән түгел генә, үткән елның декабрендә тормыш иптәше, терәге Айрат Мирзаян улы да кинәт кенә вафат була. Тормыш бер мизгелгә туктап калгандай тоелса да, улы хакына Яүһәрия ханым алга таба яшәр өчен үзендә көч таба. Тагын да тырышыбрак, икесе өчен дә тормыш көтә башлый. Куанычы булып, Денис дуслашып йөргән Уфа кызы Гүзәл янында. Кызыкай аның ярдәмчесе дә, ахирәте дә, инде туганына да әйләнеп бара.
Яүһәрия ханымның күңеле дә матур. Авылдашлары, хез-мәттәшләре аны ярдәмчел, аралашучан, изгелекле булганы өчен хөрмәт итә. Туганнары, дуслары өчен ул яхшы киңәшче дә, тугры дус та.
– Кеше барысына да өйрәнә. Мин дә сабыр итәм. Аллаһка шөкер, район хакимияте, авыл Советы биләмәсе хакимияте, авылдашлар һәрвакыт хәлебезне белеп, кирәк чакта ярдәм итеп торалар. Шулай ук якыннары яу кырында булган ханымнар, апалар белән дә элемтәдә торабыз, бер-беребезнең хәлләрен белеп, дәртләндереп торырга тырышабыз. Бүген хәрбиләрнең якыннары аларның исән-сау кайтуын көтә. Еламаска тырышам. Улым күңелемнән китми... Тиздән хатын-кызлар көне. Ул көнне «Әни, мин исән-сау», дип, улым шалтыратса, аның тавышын ишетсәм, шул иң зур бүләк булыр иде. Улым белән бик горурланам. Сүзе бер булды! Аллаһы боерса, җиңүебезгә, улымның әйләнеп кайтачагына бик ышанам. Кайтыр, Гүзәл белән гаилә корып, безгә оныклар бүләк итәрләр. Башкача булырга мөмкин дә түгел.
Без дә Яүһәрия ханымның хыялы тормышка ашыр дип ышанабыз. Районыбыз егетләренең күбесе бүген тынычлык өчен батырларча көрәшә. Һәркем сугышка акча яки дан өчен түгел, аяусыз дошманны юк итү өчен китте... Һәрбер якташыбыз өенә җиңү белән кайтсын иде. Ә өйдә аларны әниләре, тормыш иптәшләре һәм якыннары каршы алыр.

Автор: Лира ЮРАСОВА
Читайте нас