Бүгенге көн безнең район тарихына Ватаныбызны саклаучыларга һәм аларны өйдә көтүчеләргә таба тагын бер мөһим адым ясау көне буларак кереп калачак. Яңа үзәк безнең уртак ярдәмебез, рәхмәтебез һәм иманыбыз символы, бу авырлыклар белән очрашкан һәркем ярдәм, аңлау һәм җылылык таба ала торган урын булачак. Биредә зур йөрәкле, төрле ситуациядә ярдәмгә килергә әзер кешеләр эшләячәк.
Үзәк ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, Башкортстан республикасының «Ватанны саклаучылар» фонды җитәкчесе, башкорт хатын-кызлары оешмасының рәисе, Русия халыклары ассамблеясенең Башкортстан төбәк җитәкчесе, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина, Ватанны саклаганда һәлак булганнар гаиләләренең Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе Алина Серафимова, дүрт тапкыр Паралимпия чемпионы, Русия чаңгычысы һәм биатлончысы, Русиянең атказанган спорт мастеры, Башкортстанда «Ватанны саклаучылар» фонды директоры урынбасары Ирек Зарипов, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, Мишкә һәм Борай районнарының хәрби комиссары, Кораллы Көчләр майоры Сергей Воробьев, «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының социаль координаторы Лариса Шәвәлиева, “Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары, оешмалар, учреждениеләр коллективы, яугирләр һәм аларның әти-әнисе, туганнары катнашты.
– Мондый үзәкләр ачу ветераннарның сорауларына оператив җавап бирергә һәм аларга консультация, юридик һәм психологик ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Үзәкләр ачу, шулай ук, урындагы хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар һәм волонтерлар белән эшне нәтиҗәлерәк җайга салырга ярдәм итә, – дип ассызыклады Гөлнур Колсарина.
Символик кызыл тасманы кисү тантанасыннан соң кунаклар махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү үзәгенең, “Сугышчан туганлык” оешмасының, район ветераннары советының, Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлык штабының, хәрби-исәп өстәленең эшчәнлеге белән танышты.
Артабан очрашу район мәдәният йортында дәвам итте. “Герой әнисе. Герой хатыны” күргәзмәсе белән танышкач, мәртәбәле кунаклар маскировкалау челтәрләре үрүчеләр белән очрашты.
Әлеге чара «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы «Үз гаилә кунак бүлмәсе» («СВОя семейная гостиная») проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Түгәрәк өстәл артында махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызның гаилә әгъзаларына, яугирләребезгә төрле ярдәм күрсәтелү ысуллары турында сүз барды.
– Районыбызның һәр гаиләсе тарихында батырлык һәм каһарманлык битләре бар, чөнки безнең характерда Ватанга бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт һәм үз тормышын башкалар өчен салырга әзерлек бар. Төрле чорлардагы Русияне саклаучылар безгә җиребездә яшәргә, туган телдә сөйләшергә, туган мәдәниятебезне саклап калырга мөмкинлек бирделәр. Һәм бүген без аларга тирән рәхмәтебезне белдерәбез, – диде Рушан Кадим улы.
Гөлнур Колсарина герой аналарының республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашуын билгеләп үтте.
– Шәхси югалту кичергәннән соң, геройларның әниләре сынмады гына түгел, башкалар өчен үрнәк һәм таяныч та булды. Сүнмәс энергия һәм иҗтимагый проектларда актив катнашу, кайгы белән очрашкан шундый ук гаиләләргә ярдәм итү – бу хатын-кызларны менә нәрсә аерып тора. Аларның тормышы – чын патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләнгән яшь буыннар өчен илһамландыргыч үрнәк. Безнең планнар күп. Алар белән бергә без тагын бик күп игелекле эшләр башкарачакбыз, – диде ул.
Гөлнур Галинур кызы яу кырында ятып калган якташларның әти-әниләренә төрле дәрәҗәдәге орден-медальләрне тапшырды.
Ватанны һәм Русия Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда күрсәткән шәхси батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Алексадр Суворов медале Илдар Гыйниятуллинга (үлгәннән соң) тапшырылды. Медальне геройның әнисе Фәнзия Зиннәтхан кызы алды.
Хәрби бурычын үтәгәндә фидакарьлек һәм батырлык күрсәткән өчен Миңнегали Шайморатов ордены Фидан Билаловка (үлгәннән соң) тапшырылды. Орденны яугирнең әти-әнисе Фидарис Казихан улы һәм Линиза Фарвай кызы Билаловлар алды. Шундый ук орден Шамил Яновка (үлгәннән соң) бирелде. Орденны яугирнең әнисе Фәйрүзә Ибәтуллина алды.
Батырлык, хәрби бурычын үтәгәндә кыюлык күрсәткән өчен «Батырлык өчен» медале Салават Мәхмүтовка (үлгәннән соң) тапшырылды. Медальне Салават Радик улының тормыш иптәше Линария Ильяс кызы алды.
Башкортстан Республикасы Русия халыклары ассамблеясенең «Ватанны саклаучының атасы» медале Ранис Фәйзуллинга тапшырылды.
Башкортстан Республикасы Башкорт хатын - кызлары җәмгыятенең Рабига Кушаева исемендәге «Милләт анасы – хатын-кыз» иҗтимагый медале белән Юлия Дәүләтова бүләкләнде.
Һәлак булган сугышчыларның әниләре һәм әтиләре аерым авырту һәм югалту ачысын кичерә, аны сүзләр белән үлчәп булмый. Әмма шул ук вакытта аларның ныклыгы, батырлыгы һәм хак эшкә ышанычы иң тирән ихтирамга һәм соклануга лаек.