Тантаналы чарада район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, Ватанны саклаучыларның һәлак булган гаиләләре гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортостан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе Алина Серафимова, аның урынбасары Елена Архипова, “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Айдар Ситдыйков, «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының социаль координаторы Лариса Шәвәлиева, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин, гимназия директоры Алик Усаев, район мәктәпләренең директор урынбасарлары, укытучылар, укучылар, яугирләрнең әти-әниләре, якыннары катнашты.
Егетләрнең исемнәре горур яңгырады, һәр чыгыш аларның батырлыкларына хөрмәт белән сугарылган иде.