1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылган. Менә 37 ел буена бу көн һәркайсыбыз күңелен әрнетеп, йөрәкләрне тетрәндереп үтә. Яугирләребезне искә алу максатыннан районда бик күп чаралар уза. Шуларның берсе 13 февраль көнне Ваныш авылында үтте. Тарихи чара шушы авыл бөркете, әфганчы яугиребез Марат Нуртдинов истәлегенә багышланды. Бу көнне Ваныш авылында узган чарада яудашлары рухын яңартырга дип ерак араларны якынайтып кайткан дуслары, курсташлары, безнең район сугышчы-интернационалистлары, “Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары катнашты. Чараның максаты героик һәм фаҗигале Әфган сугышына катнашы булганнарны искә алу һәм хөрмәт итү, яшьләрдә патриотизм тәрбияләү, шулай ук үз иленең тарихы белән кызыксынуны үстерү иде. Йөрәк әрнеткеч хатирә кичәсе Ваныш авылы мәктәбендә укып чыккан бүгенге көндә инде мәктәп стенасына беркетелгән яугирләрнең тактаташына чәчәкләр салудан башланды. Артабан кунаклар акт залына үтеп, укучылар тарафыннан әзерләнгән чараны карадылар, Марат Нуртдиновны искә алып чыгыш ясадылар. Аларның һәрберсенең чыгышында яугирнең көчле рухлы булуы, ярдәмчел һәм дуслыкны саклый белүче икәнлеге ачык чагылды. Шулай ук ветераннар Ватаныбызны яклаган һәм аны саклаган кешеләр турында сөйләделәр, туган җиргә мәхәббәт һәм бердәмлек турында әйтеп үттеләр.
Бу көнне геройның туган авылына аның Новосибирск хәрби училищесында бергә укыган төркемдәшләре һәм сыйныфташлары килгән иде. Аларның берсе – Владимир Буран, ул мәктәп музеена үзләренең полкы байрагын бүләк итте һәм 2006 елгы Олимпия чемпионы Светлана Ишморатованың мөрәҗәгатен укып, яшь буынны спорт белән шөгыльләнергә өндәде.
Мәктәп музее җитәкчесе Ирина Низамова батырларча һәлак булган авылдашы Марат Нуртдинов турында туплаган материалларын күрсәтеп, аның биографиясен сөйләде.
Артабан чарада катнашучылар Марат Нуртдиновның зиратында булып, авыл уртасында утырган обелискка чәчәкләр салдылар. Батыр йөрәкле якташыбыз Марат Нуртдинов истәлегенә ул туып-үскән йортта тактаташ ачтылар. Герой турында авылдашлары, укытучылары – һәммәсе гел яхшы яктан гына искә алып, чыгыш ясадылар.
Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тулу уңаеннан район мәдәният йортында да чара узды. Ис-тәлекле очрашуда мәртәбәле кунаклар: район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, шулай ук сугышчы-интернационалист Марат Нуртдиновның каһарман дуслары, әфганчылар катнашты. Һәлак булган сугышчылар турында кайгы һәм хөрмәт сүзләре белән хакимият башлыгы Рушан Гәрәев чыгыш ясады.
– Бу көнне без Әфган җирендә һәлак булганнарның барысын да искә алабыз. Баласын югалткан ана йөрәгенең иң тирән, чиксез авыртуын берни белән дә басып булмый. Шулай булса да, мондый чараларны үткәреп, без яугирләребезне, безнең район геройларының мәңгегә яшәүләрен исбатлыйбыз. Безнең якты киләчәк өчен үз каннарын койган, интернациональ бурычларын үтәгән кешеләрнең исемнәрен истә тотабыз. Аларның батырлыклары, каһарманлыклары безнең хәтеребездә һәм илебез тарихында гомерлеккә калсын иде. Әфганстандагы сугыш вакыйгалары белән безнең солдатларның үз бурычларын батырларча һәм профессиональ рәвештә үтәүләре бик катлаулы шартларда хәрби ант һәм бурычка тугрылык саклаганнары турында сөйли, – диде Рушан Кадим улы.
Артабан Марат Нуртдинов-ның курсташлары бер-бер артлы сәхнә түренә күтәрелеп, аның батырлыгы, көчле рухлы, гадел булуы, дөреслекне яратуы турында чыгыш ясадылар. Аларның чыгышларыннан соң яугир-интернационалист хөрмәтенә багышланып оештырылган концерт программасы тәкъдим ителде. Һәр чыгышта сугыш чоры ачык чагылды. Чарада катнашучылар Әфган җирендә башларын салган яугирләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу чараның икенче өлеше Геройлар Аллеясында веноклар һәм чәчәкләр салу белән дәвам итте.
Әфганчы, Ваныш авылы егете Марат Нуртдинов истәлегенә икенче көнне район үзәк дәваханәсе янында чаңгы спорты буенча ярышлар оештырылды. «Русия спорты» милли проектының «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында узган «Русия чаңгы юлы-2026» тирә-як район һәм шәһәрләрдән килгән өч йөзгә якын чаңгычыларны җыйды. Чараны тантаналы ачуда район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, спорт мастерлары, Марат Нуртдиновның группадашлары, энесе Гемир Нуртдинов, чаңгы спортын сөючеләр катнашты. Бәйгенең хөрмәтле кунагы буларак танылган чаңгычы, СССР спорт мастерына кандидат Эдуард Набиоков катнашты. Аның килүе чарага аерым әһәмият бирде. Массакүләм спортны үстерүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга керткән өлеше өчен Эдуард Вениаминовичка рәхмәт сүзләре яңгырады. Ярышта Яңавыл, Дүртөйле, Бөре, Благовещен, Нефтекама шәһәрләре командалары, Пермь крае вәкилләре, шулай ук Тәтешле, Балтач, Караидел, Мишкә, Калтасы һәм Миякә районнары командалары катнашты.
“Русия чаңгы юлы – 2026” Борай районының төрле оешмаларыннан чаңгы спорты сөючеләр, шулай ук мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты, 60 яшьтән өлкәнрәк ветераннарны күрү дә бик куанычлы булды. Катнашучылар өчен өченче мәктәпнең ашханәсе хезмәткәрләре оештырган кыр кухнясы да бу көнне спортчыларга тамак ялгау, кайнар чәй белән сыйлану урынына әверелде. Ярышлар бик киеренке барды. Һәрбер чаңгычы финиш сызыгын беренче үтү өчен көрәште. Шулай булуына карамастан, тик җилдәй җитез чаңгычылар гына финиш сызыгын беренче үтеп, җиңү яуладылар. Гомум нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр билгеләнеп, истәлекле бүләкләр һәм кубоклар тапшырылды. Ә чараның иң зур бүләге – күчмә кубок Ваныш мәктәбенең хөрмәтле укытучысы, чаңгы спорт төрен үстерүгә үз өлешен керткән Венер Арсланов, аның улына һәм оныкларына тапшырылды. Шулай ук Арслановлар чаңгы спорты фанаты буларак Марат Нуртдиновның группадашларыннан акчалата бүләккә дә ия булдылар.
Марат Нуртдиновның соңгы сулышына кадәр янында булган дусты Анатолий яугирнең әнисенә хат яза.
“Маратның соңгы хәрби юлы Алиосейль авылында булды. Махсус операция вакытында бер рәткә тезелгән рота акрын гына тауга таба юнәлде. Шул вакытта иң беренче булып барган солдатның каптырылган сумкасындагы гранатасының саклану чекасы ычкынып китә. Солдатның сумкасын ачып чеканы кире каптырып куярга вакыты булмый. Махсус тавышны ишеткән Марат янәш барган дусларының гомерен саклау өчен ике дә уйламый солдатны гәүдәсе белән каплый. Солдат урында ук мәрхүм була. Марат каты яралар алып, госпитальгә эләгә. Тугыз сәгать буена барган операциядән соң аны Кабулга, артабан Ташкентка җибәрәләр. Табиблар яугиребезнең гомере өчен бик каты көрәшсәләр дә, аның йөрәге тибүдән туктый. Марат безнең йөрәктә батыр яугир, дуслары өчен җан атучы, туган илен яратучы солдат булып мәңгелеккә сакланыр. Новосибирск югары хәрби училищесын тәмамлаган гвардия лейтенанты Марат Нуртдинов, Әфганстан республикасында хәрби бурычын үтәп, каһарман үлеме белән һәлак булды. Үлгәннән соң Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнде”.