Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
20 февраль , 22:53

Намуслы ил сакчысы ул

Хәрби хезмәт үткән ир-егетләребез олы ихтирамга лаек. Элек-электән Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы саналган. Бабайлар, әтиләр, абыйлар туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгән. Борай авылында яшәүче Вадим Нургалиев та армия сафларында хезмәт итә, сугышның нәрсә икәнең үз күзләре белән күреп белә.

Намуслы ил сакчысы ул
Намуслы ил сакчысы ул


Вадим Фларит улы Дәүләкән районы Коръятмас авылында дөньяга аваз сала. Киң болыннарында уйнап, чишмә суларын эчеп, көч туплап үскән егет. Туган авылының мәктәбендә спорт сыйныфында укый. Балачактан ук җиңел атлетика белән шөгыльләнә ул. Төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый үсмер егет. Мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. Студент чагында кикбоксинг белән мавыга башлый Вадим. Балачактан ук хәрби булырга хыялланган егет академик отпуск алып, армиягә китә. Ярты ел Каспийск шәһәрендә укулар үткәч, ул вакытта күпләрнең язмыш сынавы булган Чечен җиренә җибәрелә солдат. Ул сугышның соңгы чорына эләгә. Анда диңгез пехотасы гаскәрендә хезмәт итә. ОМОН белән бергә урман массивларын, тыныч халыкны саклаганнар. Үлем белән күзгә-күз очрашкан вакытлары да әз булмаган аның. Гаиләдә чыныгу алып үскән егет кыенлыклар алдында каушап калмый. Хәрби хезмәттә дә кыюлык, батырлык үрнәкләре күрсәтә.
Чечен ветераннары башларыннан ниләр кичергәннәрен бик сөйләргә яратмый. Барлык хатирәләрне дә күңелләрендә бер төер итеп саклый алар. «Ничек тә онытырга теләп йөрим, бер генә секундка да исемә төшерәсем килми», – күпләрдән шушы сүзләрне ишетеп, аларның йөрәк яраларына кагылырга ярамый икәнен аңлыйсың.
– Мин үземнең Чечен җи-рендә хезмәт итәсемне белеп киттем. Без бары Ватан алдында биргән антыбызга тугры калып, изге бурычыбызны үтәдек. Чечен Республикасы һәм Төньяк Кавказ төбәкләрендәге сугыш хәрәкәтләре – ил тарихында уелып калган тагын бер канлы вакыйга. Ул чакта миңа 18-19 яшь иде. Башта курку, нәрсәдер көтү кебек хисләр булды. Аннары өйрәнәсең, кая китәсең. Без аны шулай тиеш дип кабул иттек. Төрле шартларда яшәдек. Сугыш кайда гына булса да сугыш инде, Аллага шөкер, исән-имин кайттык, илләребез тыныч булсын, – ди, ул елларны хәтере аша үткәреп, язмам герое.
Хезмәтен намус белән үтәп, 2003 елда туган ягына аяк баса Вадим Нургалиев. Укуын тәмамлап, Уфа шәһәрендә милициягә эшкә керә. Тормыш иптәше Гөлназны туган ягына – Борай үзәк дәваханәсенә эшкә җибәргәч, Вадим да эшендә күченә. Озак еллар район эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткәч, кире Уфага күченә. Эшендә дә ул үзен намуслы хезмәткәр итеп күрсәтә.
Вадим эшенә карата бик таләпчән – миллиметрга кадәр төгәл эшли, йорт-ишегалды эшләренә дә җитди карый. Ике малай үстерәләр Нургалиевлар. Аларны да намуслы, тырыш, эшчән, үз-үзеңә таләпчән булырга, төгәллеккә өйрәтә әти кеше.
Вадим «Сугышчан туганлык» оешмасына 2021 елда ук керә һәм районда үткән чараларда актив катнаша. Махсус хәрби операциягә гуманитар йөк җыюга да өлешен кертә. Батырларча һәлак булган якташларыбызны соңгы юлга озатуда каравылда тора. Туганлык исеменнән спорт чараларында актив катнаша. Вадим Фларит улы төрле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнгән, сугышчан хәрәкәтләр ветераны да ул.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас