Радик Радис улы Бигәнәй авылында күпбалалы гаиләдә туа. Балачактан ук шук, үткер булып үсә. Туган авылы мәктәбенә укырга керә, аннары укуын Борай беренче санлы мәктәбендә дәвам итә. Һөнәри-техник училищесында төзелеш эшләре остасы белгечлеге алып чыга. Эш хезмәтен Яңа Ялдәк авылындагы фермерда башлый. Яше җиткән егет чын ир-егет буларак, Русия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә юл тота. Хезмәтен Ерак Көнчыгышта Биробиджан шәһәрендә мотоукчылар гаскәрләрендә үти. Армиядә Радикка бик авыр булмый: кече яшьтән үк эшкә күнегеп үскән бит ул. Хезмәтен тәмамлап кайткач, авыл хуҗалыгы тармагында эшен дәвам итә Радик. 2023 елда контракт төзеп, иптәшләре белән беррәттән илебез сагына баса, махсус хәрби операциягә юллана. Ике елга якын ул илебез мәнфәгатьләрен яклый. Кыска вакыт хезмәт итү дәверендә батырлыклар күп күрсәтә. Җаваплы бурычларны уңышлы үтәгәне өчен “Сугышчан казанышлары өчен” медале белән бүләкләнә.
Радик каты яралана. Ярты ел госпитальләрдә дәвалана. Катлаулы операцияләрдән соң аңа хәрби көчләрдәге хезмәтен тәмамларга тәкъдим итәләр.
“Ни өчен контракт төзедең? Нәрсә этәргеч булды?” – дигән сорауларны бирми булмый аңа.
– Хезмәт итәргә кирәк, бездән башка туган илебезне кем сакласын? Биредә егетләр кан койганда, өйдә ничек тыныч ятарга була? Безнең илдә сугыш булмасын, снарядлар шартламасын, якыннарыбыз тыныч тормышта яшәсен өчен дошманнарны тамырдан юк итәргә кирәк, – дип җавап бирде сугышчы.
Армиядә хезмәт иткәндә алган мотоукчылар күнекмәләре махсус хәрби операциядә дә кирәк була егеткә. Ул батыр яугир генә түгел, ә үзенең кече Ватанының олы патриоты да.
Радик бүген туган ягында акрынлап кына тыныч тормышка җайлашып килә, тернәкләнә. Киләчәккә нинди планнарың дигәндә, «Яшәргә!» дип җавап бирә ул. Ватаныбыз өчен аяусыз көрәшкән батыр якташыбыз тулы канлы тормыш белән яшәргә, бәхетле булырга, әлбәттә, бик тә лаек. Якташыбызның уй-ниятләренең тормышка ашуын теләп калабыз.