Ватанны саклардай егетләребез арабызда бар һәм булачак. Бала күңеленә ватанпәрвәрлек хисен дөрес итеп салу, аны үстерү мөһим. Моңа исә, беренче чиратта, гаилә тәрбиясе йогынты ясый. Туган илне сакларга, якларга дип, лачындай ике ул үстергән Рәхимовлар горурлана ала – аларның ике улы да үз иленең чын патриотлары.
Лера һәм Раил Рәхимовлар Борай авылында яши. Гаилә башлыгы эретеп ябыштыручы булып эшли, Лера Суфиян кызы район үзәк дәваханәсендә хезмәт сала. Гаиләдә өч бала тәрбияләнә – Рәсүл, Рамазан, Русалина. Барысы да уңган-булган, сәләтлеләр, барысы да менә дигән спортчылар алар. Олы уллары Рәсүл Борай икенче санлы гимназиясен тәмамлап, Нефтекамадагы машина төзелеше көллиятендә белем ала. Кулына диплом алырга өлгерми яшь егет – Русия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәтне сайлый ул. Батыр йөрәкле ватанпәрвәр егетне сынган кулы да туктатмый, ул армиягә китә. Калининград өлкәсе Черняховск шәһәрендә Балтыйк флотында һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә изге бурычын үти Рәсүл.
Рәхимовларның икенче уллары Рамазан бәләкәйдән үк спортны үз итеп, хоккей, туризм белән мавыга, призлы урыннар яулый. Абыйсы үрнәгендә мәктәпне тәмамлап, Нефтекамадагы машина төзелеше көллиятенә укырга керә ул. Бүгенге көнне Петропавловск-Камчатка шәһәрендә хезмәт итүче Рамазан, Алла боерса, җәй көне туган ягына кайтачак.
Иң кечеләре Русалина – сигезенче сыйныф укучысы. Ул шулай ук спортны үз иткән – грэпплинг буенча кызлар арасында аңа тиңләр юк, призлы урыннар яулап, ярышларда район данын яклап йөри.
“Безнең гаиләдә армиядән алып калу дигән нәрсә бөтенләй юк. Рәсүл Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәп кайтты. Рамазан да, Аллага шөкер, исән-сау хезмәт итеп ята. Аралашып торабыз, “хәлем бик яхшы”, дип, безне сөендереп тора,” – дип сөенеп сөйли горурлык хисе белән Лера Рәхимова.
Шундый ата-ана бар балаларын да илебезнең лачыннары, горур сакчылар итеп үстерә. Рәхимовлар гына түгел, бу язма аша чын Ватан сакчыларын тәрбияләп үстергән ата-аналарга рәхмәт әйтәсе, бүгенге көндә хәрби хезмәттәге егетләргә исән-сау әйләнеп кайтуларын телисе килә.