Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
15 февраль , 12:44

Онытылмый Әфган җилләре…

Әфган сугышы Бөек Ватан сугышына караганда ике тапкыр озакка сузыла. Йөрәкләргә җәрәхәтен салган сугыш 3338 көн дәвам итә. Йөзләгән ир-егеткә чәчәк кебек гомерләрен куркыныч астына куеп, кайнар нокталарда булырга туры килә. Даниф Фәттахов – шуларның берсе. Исән-имин кайтучылар бәхетле, әлбәттә, тик ул көннәр аларның тормышларындагы иң авыр вакытлар булып хәтерләрендә саклана.

Онытылмый Әфган җилләре…
Онытылмый Әфган җилләре…


Даниф Гыйләгъзам улы Карабай авылында күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Туган авылы мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлагач, укуын Балтач авылы көллиятендә дәвам итә. Өч ел шофер һәм тракторчы һөнәрен үзләштерә. Аннары укуын Алабуга шәһәрендә дәвам итә. Яше тулган егетнең ил алдындагы бурычын үтәр вакыты җиткәч, хезмәт итәргә Ерак Көнчыгышка билгеләнә, сержантлар составына эләгә. Мәктәптә укыганда медицина тикшерү үткәндә үк Данифның чик буе гаскәрләрендә хезмәт ителәсе билгеле була. Ярты ел укулар үткәннән соң аңа Әфганстанга китәчәген хәбәр итәләр. Шулай итеп, Даниф Фәттаховка тау-таш араларында йөрергә, сугыш афәтен үз күзләре белән күрергә туры килә.
«Әфган җирендә 17 ай булдым», – ди мәкаләм каһарманы. Аңардан ничек сугышка эләгүе, анда күргәннәре турында сөйләвен сорыйм. Тирән сагышка уралган шомлы хатирәләр киләчәк буыннарга гыйбрәт тә, куркыныч афәтләрдән кисәтү дә буларак яңгырый…
– Армиягә барган вакытта Әфганга эләгербез дип уйламаган да идек. 1982 елның ноябрендә безне Әфганга озаттылар. Башта курку булса да, соңрак кыюландык, ил алдында куелган бурычны намус белән үтәп чыктык. Башкача булуы мөмкин дә түгел, без бит геройлар токымыннан, Сәхиб Майскийның батырлыкларыннан үрнәк алып үскән егетләрбез. Ноябрь ае булуга карамастан тышта чагыштырмача җылы булуына да игътибар итмичә калмадык. Әйткәндәй, Әфганстанда көндезен кояш кыздырса, төннәрен таулардан салкын һава килә… Моторлаштырылган маневр төркеменә эләктем. Шундый өч төркем булды. Берсе Мәзәри-Шәриф шәһәрендә, мин анда булдым, икенчесе – Ташкурганда, өченче төркем – күрше шәһәрдә урнашты. Ташкургандагы төркем Кабул шәһәренә бара торган тарлавыкны саклый иде. Без дә, беренче төркем, аларга ярдәмгә еш бара идек. Аеруча, Кабулга зур колонна барган очракта һавадан вертолетлар белән, җирдән таудан озатып бардык. 1983 елның язында генерал-майор Вадим Матросов килеп, десант-штурм маневр төркеме төзи. Бу нәкъ «Мармоль» операциясе алдыннан булды. Бу операциядә Мөхәммәт Нәҗибулланың банд-формированиеләрен ликвида-цияләдек. 1984 елның мартына кадәр дәвам итте бу низаг. Әфган җирендә күргәннәрдән баштагы мәлләрдә үзеңне урта гасыр заманына эләккәндәй тоясың. Яланда агач сука белән җир эшкәртүче кешеләр, пәрәнҗә ябынган хатын-кызлар, безнең өчен ят тоелган хуҗалыкта кулланылучы дөя-ишәкләр… Җирле халык белән артык бәйләнешкә кермәдек. Ир-атларга карата һәрчак уяу булу кирәклеген онытмаска тырыштык. Чөнки көндез синең белән исәнләшеп йөргән, чәйгә дә чакырган зат төнлә килеп аркаңа пычак кадап китәргә мөмкин иде, – ди Даниф ага, тәэссоратлары белән бүлешеп.
Шул вакытта 18-20 яшьлек егетләрнең башыннан үткәнне язып кына бетереп булмый. Ил алдында хәрби бурычын үтәгән солдатларның әлеге канкойгышта җиңеп чыгуы чын патриот булганлыктан гына.
Даниф Фәттахов 1984 елның июнь аенда хезмәтен тәмамлап, туган ягына кайта. Алабугада укуын дәвам итә, аннары Уфа шәһәрендә эшли башлый ул. Свердловск өлкәсендә бераз эшләгәч, Борай авылына кайтып төпләнә. Булачак тормыш иптәшен Уфада очрый. Чакмагыш кызы Зилә Әгъләм кызы белән кырык елга якын вакыт матур тормышта яшәп яталар. Бер ул үстереп, тормышка аяк бастырганнар.
Сугышта иң авыры нәрсә булды, дигән сорауга Даниф ага уйланып: «Хезмәттәш дусларның, якташларның үлем хәбәрен ишетү», – дип җавап бирде.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела башлый. Әмма без бу гаделсез сугышның корбаннарын онытырга тиеш түгелбез. Һәлак булганнарның, хәбәрсез югалганнарның истә-леге исәннәрнең күңелендә яшәсен.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас