Батырлар дәвере
13 Февраля , 04:23

Безнекелəр – спортта

Яңавыл районының Иске Варяш авылында “Үзебезнекелəр – спортта” (“СВОи в спорте”) төбəкара спорт фестивале узды. Фестиваль спорт ярышы гына булып калмады, ул бердəмлек, рух көче һəм үзара ярдəмлəшүнең чын бəйрəменə дə əверелде. 2025 елдан проект хəрби хəрəкəтлəр ветераннарына һəм запастагы хəрби хезмəткəрлəргə спорт аша актив тормышка кайтырга, ярдəм һəм энергия алырга булыша.

Безнекелəр – спорттаБезнекелəр – спортта
Безнекелəр – спортта

“Аек авыл” республика конкурсы кысаларында Тəтешле, Калтасы, Балтач, Яңавыл районнары һəм Нефтекама шəһəре, Пермь крае, Удмуртия Республикасыннан килгəн командалар белəн безнең район командасы да көч сынашты.

Катнашучылар төрле дисциплиналарда үзлəренең спорт осталыкларын һəм җиңүгə омтылышларын күрсəттелəр. Фестиваль программасы бай булып, армрестлинг, мас-рестлинг, ятып штанганы күтəрү, дартс, пневматик винтовкадан ату һəм өстəл теннисы кебек мавыктыргыч спорт төрлəрен үз эченə алды.

Безнең район командасының вəкиле Радик Вəлиев, югары əзерлек һəм спорт осталыгы күрсəтеп, армрестлинг буенча ярышларда беренче урынны яулады.

Бу спорт фестивале кешелəрне берлəштерə, рухны ныгыта һəм уңай хис-кичерешлəр бүлəк итə алуының ачык мисалы булды. Чара махсус хəрби операция ветераннарына ярдəм итүнең мөһимлеген ассызыклады, аларга үзлəрен дустанə һəм ярыш атмосферасында күрсəтергə мөмкинлек бирде.

 

 

Автор:Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА
Читайте нас