Кемдер камыр баса, кемдер уклау белән җәя, өченчеләре аны махсус рәвештә киптереп биреп тора, калганнар тезелешеп басып токмач кисә. Гөлшат Әхәтова, Әнзимә Хәмәтшина, Рәшидә Зәйруллина, Резеда Курилова, Розалия Даутова, Мәдәния Гарипова, Раушания Дүсмәтова, Гүзәл Әхиярова, Фәнирә Фазулова, Флүзә Газизова, Әнфисә Раянова һәм Илиза Карамова кебек апалар бу эшне күз ачып йомганчы эшләп куйдылар.
Бу аларның беренче тапкыр гына җыелулары түгел. Махсус хәрби операция, илебезгә килгән авырлык авыл халкын тагын да берләштерде, якынайтты. Башта алар бергә-бергә җылы оекбашлар бәйләгәннәр, маскировка челтәре үргәннәр, менә хәзер токмач кисәргә уйлаганнар.
– Токмачны берничә дистә йомыркага әзерләдек. Бергә-бергә эшләгәч, токмачлар да тиз киселде. Бу изге эштә катнашучылар барысы да махсус хәрби операциядәге батырларыбызның исән-сау булып, тизрәк җиңү белән кайтуларын тели. Өй токмачы кисү – безнең көндәлек эшебезнең бер төре, шуңа, барыбыз да бик тырышып бу эшкә керештек. Моңардан тыш без оешма кызлары җылы оек-башлар, биялиләр бәйләп тә әзерләп җибәргәннәр иде, матди ярдәмне дә “ә” дигәнче җыеп алдык. Гомумән безнең коллектив эшләгән вакытта ук бердәм иде. Инде хәзер хаклы ялда булуыбызга карамастан, бергә җыелып, сөйләшеп торабыз. Төрле чаралар оештырабыз. Гөлшат Әхәтова һәм Әнзимә Хәмәтшина маскировка челтәр үрүгә дә бик актив йөриләр, – дип сөйләде МСО ветераннар советы рәисе Илиза Карамова.