Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
5 февраль , 15:04

Күңеле белəн яудашлары янында ул

Пилотсыз очкычлар операторлары бүген армиядə төп белгечлеклəрнең берсе. Алар утны төзəтергə, разведка алып барырга, штурм группаларына ярдəм итəргə һəм сугышчыларның гомерлəрен саклап калырга ярдəм итə.

Күңеле белəн яудашлары янында ул
Күңеле белəн яудашлары янында ул

«Прайм» позывнойлы якташыбыз БПЛАның тəҗрибəле расчетлары сугыш кырындагы хəлне тамырдан үзгəртергə сəлəтле, дип сөйли.

“Минем отделение сугышчылары исəбендə берничə дистəдəн артык бəреп төшерелгəн БПЛА. Батыр яугирлəр берьюлы өч һəм аннан да күбрəк дошман пилотсыз очкычлары белəн сугыштан берничə тапкыр җиңүче булып чыктылар. Шул ук вакытта салкын канлылык, чыдамлык, югары хəрби күнекмəлəр күрсəтеп, дошманның безнең позициялəрне алу планнарын җимерде», – ди яугир.

Динар Муллагалиев Борай авылында туган. Беренче санлы мəктəптə тугызынчы сыйныфны тəмамлагач, Бөре шəһəрендə электромонтер һөнəрен үзлəштерə. Аннары яшь егет Ростов өлкəсендə хезмəтен үти. Ярты ел үткəч, үз телəге белəн контракт төзеп, элемтəче булып хəрби хезмəтен дəвам итə. “Ни өчен контракт төзедең?” дигəн сорауга Динар:

– Бəлəкəй чакта хəрби булырга уйламасам да, хезмəт иткəндə бу һөнəр минем күңелгə хуш килде. Ватанны саклау һəр ир-атның канындадыр ул. Туганнарыбыз, якыннарыбыз тыныч тормышта яшəсеннəр өчен бу адымга бардым. Шулай ук, яшəү шартларыннан да, түлəүлəреннəн дə канəгатьмен, – дип җавап бирде.

Ростов өлкəсендə мотоукчы булып тагын ярты ел хезмəтен үтəгəч, Динарны Волгоградка күчерəлəр. Анда ул пилотсыз очкычлар операторы һөнəрен үзлəштерə.

Яңа һөнəр алган егет Донецк республикасына юллана. Махсус хəрби операция зонасындагы хезмəте турында Динар үзе бəян итте.

– Пилотсыз очу аппараты операторлары, əлбəттə, хəрби берəмлек буларак мөһим, əмма алар мөстəкыйль түгел, бу комплекслы эш. Сугышчан дроннар – ул «күзлəр» һəм югары төгəллекле корал, ə бер БПЛА операторы йөзлəгəн сугышчыга ярдəм итə ала. Алар разведкада булышалар, дроннар белəн позициялəрне атакага əзерлилəр. Шуңа күрə башка сугышчылар кебек үк мөһим. Əмма бурычны уңышлы үтəү хəрби хезмəткəрне əзерлəүгə бəйле. Хəзер махсуслаштырылган уку үзəклəрендə булачак БПЛА операторлары белем ала. Əмма аларны пилотсыз очкычлар белəн идарə итəргə һəм җиһазларга хезмəт күрсəтергə генə өйрəтмилəр. Алар гомуми гаскəр əзерлеге курсын да узалар. Оператор өчен БПЛАны исəплəргə, беренче чиратта, үзеңə ышык урын əзерлəү, аны яшерү, элемтə урнаштыру, интернетны сузу бик мөһим булып тора. Бары тик эш урыны əзерлəнгəннəн соң гына эшли башлыйбыз. Сер түгел, СВО зонасында Русия хəрби хезмəткəрлəренə дошманның коралларын һəм техникасын юк итү яки кулга төшерү өчен түлəүлəр каралган. Əлбəттə, бу БПЛА
операторларына да кагыла. Шуңа күрə аларның əзерлек дəрəҗəсенə һəм профессиональлегенə керем бəйле. Безнең полкның БПЛА операторлары даими рəвештə үз күнекмəлəрен камиллəштереп торалар. Үземнең хезмəтемə килгəндə, шуны аңладым:пилотсыз очкычлар операторларының эше җиңеллəрдəн түгел. Курку дигəнне белмəдек тə, сизмəдек тə. Алдыбызга куелган бурычны төгəл үтəргə тырыштык. Дроннарның саны җитмəгəнлектəн, безгə үзебез җибəргəн аппаратларны саклап калырга кирəк иде. Яңгыр яки кар яуса, көчле җил булса, очырган аппарат белəн элемтə югала. Югалган дроннарны яу кырына эзлəргə чыга идек. Шул вакытта параллель рəвештə һəлак булучыларның гəүдəлəренең урыннары турында хəбəр итə идек. Шундый эзлəнүлəрнең берсендə минага элəгеп, аягым яраланды – үкчəдəге сөяк вакланган. Рация аша хезмəттəшлəремə хəбəр итүгə, ун минут эчендə кереп алдылар. Төрле госпитальлəрдə берничə операция эшлəгəннəн соң, аякны ампутациялəделəр. Бүгенге көндə протез белəн йөрим. Икенче группа инвалидлык билгелəделəр, – дип сүзен тəмамлады якташыбыз.

Шулай ук ул сау-сəламəт булсам, Ватанны саклауда хезмəтемне дəвам итəр идем, дип билгелəп үтте. Тыныч тормышка өйрəнеп барса да, күңеле белəн яудашлары янында Динар. Əлеге вакытта тернəклəндерү үтеп йөри ул, балалар-яшүсмерлəр спорт мəктəбенə электрик булып эшкə урнаша.

Яшь егетнең килəчəккə хыяллары яхшы: теш табибы һөнəрен үзлəштерергə, гаилə корырга, тыныч тормышта яшəргə. Үз чиратыбыда без дə Динар Муллагалиевка хыяллары чынга ашуын телəп калабыз.

Күңеле белəн яудашлары янында ул
Күңеле белəн яудашлары янында ул
Автор: Лира ЮРАСОВА
Читайте нас